Нурлат инкассация участогы – республикада иң яхшысы

2013 елның 1 ноябре, җомга
Тугыз айлык эш нәтиҗәләре буенча Нурлат инкассация участогы Татарстан Республикасы инкассация идарәсенең иң яхшы участогы дип табылды. Шул көннәрдә инкассация коллективына әлеге уңышларын раслап, күчмә Кубок тапшырылды.
Бүгенге көндә республика инкассация идарәсенең 40тан артык участогы бар һәм Нурлат участогы начальнигы Фәрит Галимов республикакүләм зур уңышка коллективта югары квалификацияле, җаваплы кадрлар эшләве белән ирешелде, дип саный.
– Коллективыбыз әлләни зур түгел, әмма егетләр үзләренә тапшырылган эшне, бурыч-йөкләмәләрне һәрвакыт төгәл үтәргә тырыша һәм шуңа ирешәләр дә. Эшебез исә үтә дә җаваплы: бүгенге көндә инкассаторларның төп бурычы – республикада тере акчаларның әйләнешен тәэмин итү буенча дәүләт заказын үтәү, – ди Фәрит Шәяхмәтович.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International