Нурлатлылар зыян күрүчеләргә ярдәм итә

2013 елның 31 октябре, пәнҗешәмбе
Амур өлкәсендә су басу аркасында зыян күрүчеләргә Нурлат районы халкы да ярдәм җибәрде.
Әле шул көннәрдә генә нурлатлыларның хәйрия ярдәмен районның хатын-кызлар Советы рәисе Фәридә Сәгыйрова Амур өлкәсенә илтеп кайтты.
– Бу эштә авыл җирлекләре башкарма комитетлары һәм мәгариф учреждениеләре бик актив булды, - ди ул. – Бу чорда зыян күрүчеләрнең махсус исәп-хисап счетына нурлатлылар 44 мең 515 сум акча күчерделәр. Моннан тыш, балалар уенчыклары, урын-җир, азык-төлек һәм кием-салым белән бик зур ярдәм иттеләр. Кеше кайгысы бәлада беленә ул, нурлатлылар үзләренең игелекле булуларын тагын бер кат расладылар. Рәхмәт аларга.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International