Нурлатлылар балалар бакчаларына түләүгә кагылышлы сорауларын министрга юллый ала

2013 елның 31 октябре, пәнҗешәмбе
Балалар бакчаларына ата-аналар түләве арту аркасында мөрәҗәгатьләр арту сәбәпле, Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы КАЙНАР ТЕЛЕФОН эшен оештырды. Сез эш көннәрендә иртәнге 9.00дан 18.00гәчә (843) 292-68-89 буенча үзегезне кызыксындырган сорауга җавап ала аласыз. Моннан тыш, хөрмәтле ата-аналар сез Татарстан Премьер-министры урынбасары-Мәгариф һәм фән министры Энгель Навап улы Фәттаховка кабул итүгә дә языла аласыз. Энгель Фәттахов гражданнарны һәр сишәмбе көнне 14.00дән 16.00гә кадәр кабул итә.
Моннан тыш, сез  үзегезне бочыган сорауларны тәүлек әйләнәсе эшләүче электрон адреска Yolduz.Hisamieva@tatar.ru. юллый аласыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International