Нурлат китапханәсендә әрмән мәдәнияте көне үтте

2013 елның 1 ноябре, җомга
Кичә, 31 октябрьдә толерантлылык клубы, төрле халыкларның мәдәнияте белән таныштыруын дәвам итеп, үзәк китапханәдә әрәмн мәдәнияте көне үткәрде.
Әлеге чара Әрмәнстан турында мультимедияле тәкъдир итү белән башланды. Әлеге илнең тарихы һәм мәдәнияте белән танышырга теләүчеләр өчен “Әрмәнстан – сөйләшүче ташлар иле” дигән күрәгзмә әзерләнгән иде. Әрмәнстан җирләрендә бер генә тапкыр булган кеше  әлеге сүзләрнең мәгънәсен аңлагандыр. Әмма Әрмәнстан турында Артюняннар гаиләсе кебек берәү дә сөйли алмаган булыр иде, мөгаен. Алар Нурлатка 13 ел элек килеп төпләнгәннәр, шулай да күңелләрендә тарихи ватаннары турында матур хатирәләр яши, әлбәттә. Алар очрашуда әрмәннәрнең туй традицияләре турында сөйләделәр һәм кунакларны милли ризыклар белән сыйладылар.
Бу очрашу турында тулырак “Дуслык” газетасыннан укып булачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International