2 ноябрьдә Нурлатта бәйрәм концерты була

2013 елның 31 октябре, пәнҗешәмбе
 Россияне поляк инртервенциясеннән коткаруда  Минин һәм Пожарскийның батырлыгына багышланган концерт  бу шимбә, 2 ноябрьдә үтәчәк. Бу юлы шәһәр Мәдәният сарае сәхнәсендә балалар сәнгать мәктәбе укучылары, “Белисссимо” вокаль ансамбле, “Культ личности” рок төркеме һәм шәһәребез кунаклары – Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының халык хоры чыгыш ясаячак. Чараны оештыручыларның берсе Артем Зайцев билгеләп үткәнчә, кунакларга хедлайнерлар (концертны йомгаклаучылар) роле бирелә. Чара кичке 6да башлана, керү ирекле.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International