Өлкәннәр компьютер серләренә өйрәнә

2013 елның 1 ноябре, җомга
Нурлат картлар һәм инвалидлар йортында яшәүче 6 кеше бүгенге көндә  компьютер серләренә өйрәнә.
- Китапханәбездә  өйрәнү өчен компьютер җиһазларының барысы да бар. Өлкәннәр белән хезмәт буенча инструкторыбыз Гөлинә Сөнгатуллина шөгыльләнә, - ди картлар йорты директоры Евгений Савинов. -  Моңа кадәр 3 кешебез аның ярдәмендә шулай компьютер нигезләрен өйрәнгән иде инде. Хәзер менә тагын 6 кешебез компьютерны өйрәнергә теләк белдерде. Өлкәннәр дәресләргә бик теләп йөриләр.
Өлкәннәр башка чараларда да актив катнаша. Шул көннәрдә генә алар  “Могҗизалы бакча” күңел ачу чарасында катнаштылар һәм шәһәр мәктәпләре укучылары әзерләгән “Халыкның бердәмлеге көне”нә багышланган бәйрәм концертын карадылар.   
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International