ЯҢАЛЫКЛАР


7
ноябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Иртәгә көзге чакырылыш кампаниясе кысаларында 7 егет армия сафларына озатылачак. 
Аңа нәтиҗә Уфада ясалды. 9 номинациядә үткәрелгән конкурска 200дән артык эш җибәрелгән иде. Нурлат телевиденисе “Культура в лицах” номинациясе кысаларында фильм тәкъдим итеп җиңү яулады.

5
ноябрь, 2013 ел
сишәмбе
Бүген, 5 ноябрьдә, Иске Әмзә авылында туып-үсеп, Әфган сугышында һәлак булган Рәис Һадиевка мемориаль такта ачылды. 
Халык бердәмлеге көнендә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында узган “Безнең йорт-Татарстан” дип аталган этномәдәни фестивальнең гала-концертыннан Нурлатның җыелма хоры Мактау грамотасы белән кайтты. 
“Родник” (җитәкчесе Олеся Тахтаманова) һәм “Росинка” (Сәмигулла Рәхмәтуллин) чуваш халык хорлары фестивальдә “Йола” номинациясендә чыгыш ясап, тамашачыларга чуваш халкының кичке уеннарын күрсәтте.

2
ноябрь, 2013 ел
шимбә
Бүген, 2 ноябрьдә, Татарстан Президенты Рөстәм Миннеханов катнашында видеорежимда узуган атналык республика киңәшмәсендә сүз барлык программалар буенча да төзелеш, торак тапшыру (шул исәптән ветераннарга да), гражданнарны авария хәлендәге торактан күчерү, мәдәният объектлары, балалар бакчалары төзү һәм башкалар турында барды. 
Бүген, 2 ноябрь көнне, шәһәр үзәгендә авыл хуҗалыгы ярминкәсе үтте. Район һәм шәһәрнең барлык крестьян-фермерлык хуҗалыклары, авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүче оешма-предприятиеләре, авыл җирлекләре, шәхси эшмәкәрләр һәрвакыттагыча  үз товарларын киң ассортиментта тәкъдим иттеләр.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм шәхсән үз исемемнән сезне республикабызның Конституция көне белән котлыйм.
Менә инде 20 елдан артыграк Татарстанның төп законы законлылык һәм хокук тәртибенең, гражданнар ирегенең төп гаранты булып тора. 
Сезне Халык бердәмлеге көне һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән котлыйм!

1
ноябрь, 2013 ел
җомга

Бүген, 1 ноябрьдә Нурлат муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Равил Кузюров районның кайбер мәгариф учреждениеләрендә булып чыкты. 

Шәһәрдә ишегалларын яңартуга биш ел инде кул тимәгән булган икән.
Шәһәрнең Дружба урамы, 60-66 һәм 69–79 йортлары ишегалларында бу көннәрдә техника гөрелтесе иртәдән кичкә кадәр тынып тормый: биредә капиталь төзекләндерү эшләре бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International