ХӨРМӘТЛЕ НУРЛАТЛЫЛАР!

2013 елның 2 ноябре, шимбә
Сезне Халык бердәмлеге көне һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән котлыйм!
Бер-берләре белән тыгыз бәйләнгән ике бәйрәмнең асылына үзенчәлекле гражданлык мәгънәсе салынган. Бүген халык бердәмлеге идеяләре аеруча актуаль. Бары тик шул идеяләр нигезендә генә көчле хокукый традицияле, безнең хокукларыбыз һәм ирегебезнең гаранты булган Конституция тәгълиматлары үтәлеп килүче демократик җәмгыять төзеп була.  Бүген зур дата – Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын көтеп яшибез, әлеге вакыйганың бөеклеген киләчәк буынның акылында һәм йөрәкләрендә саклау – безнең бурычыбыз. Быел Бөтендөнья Универсиадасы хуҗасы булган Татарстан Республикасы әлеге вакыйганың миссиясен дөньякүләм мәйданда лаеклы тәкъдим итте. Безнең карашларыбыздагы толерантлылык тарихтан килә, һәм мин һәммәбезнең дә язмышыбызның, киләчәгебезнең уртак булуын аңлавы Нурлат җирендә тынычлык һәм татулыкны ныгытыр дип ышанам. 
Һәммәгезгә дә иминлек, матур вакыйгалар, планнарыгызның тормышка ашуын, гаиләләрегезгә тынычлык, бөтенлек телим!

Равил КУЗЮРОВ, Нурлат муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International