Хөрмәтле нурлатлылар!

2013 елның 2 ноябре, шимбә
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм шәхсән үз исемемнән сезне республикабызның Конституция көне белән котлыйм.
Менә инде 20 елдан артыграк Татарстанның төп законы законлылык һәм хокук тәртибенең, гражданнар ирегенең төп гаранты булып тора. Татарстан Республикасы Конституциясе заманча социаль-икътисадый үсешкә ныклы нигез салды. 
Бүгенге көндә безнең республика федерациянең көчле үсешле субъектларының берсе булып тора, Татарстан Россия дәүләтчелеген ныгытуга өзлекле өлеш кертә. Икътисадның төп тармакларындагы казанышлар социаль дәүләтнең принципларын нәтиҗәле тормышка ашырырга мөмкинлек бирә. Төп законда каралганча, бүгенге көндә безнең республикабызның иминлеге иҗтимагый үсешнең төп өстенлекләреннән булып санала. 
Республикабызның төп дәүләт бәйрәмнәреннән берсе белән тәбрик итеп, сезгә, кадерле нурлатлылар, ныклы сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм киләчәк көнгә ышаныч телим! 

Илгиз Салихов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International