Бар милләт бер сәхнәдә

2013 елның 5 ноябре, сишәмбе
Халык бердәмлеге көнендә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында узган “Безнең йорт-Татарстан” дип аталган этномәдәни фестивальнең гала-концертыннан Нурлатның җыелма хоры Мактау грамотасы белән кайтты. 
“Родник” (җитәкчесе Олеся Тахтаманова) һәм “Росинка” (Сәмигулла Рәхмәтуллин) чуваш халык хорлары фестивальдә “Йола” номинациясендә чыгыш ясап, тамашачыларга чуваш халкының кичке уеннарын күрсәтте.
– Фестивальгә республиканың төрле милли-мәдәни автономияләреннән сәнгать коллективлары килгән иде, - ди район мәдәният бүлегенең әйдәп баручы белгече Гүзәл Сәмәрханова. – Фестиваль кунакларын һәм катнашучыларын ТР Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан халыклары Ассамблеясе советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләп, Республикабыз Президенты Рөстәм Миннехановның мөрәҗәгатен җиткерде. Чарада  республикабызның дини лидерлары да чыгыш ясады. Республиканың атказанган артисты Владимир Васильевның, “Нардуган” җыр һәм бию ансамбленең чыгышы да бик матур булды. Ә аннан сәхнә түренә Тукай, Арча, Нурлат һәм башка район үзешчәннәре күтәрелде. Фестивальдә украин халык җырларын, грузин һәм чечен биюләрен дә күрергә була иде. Ә гала-концерт “Мин яратам сине, Татарстан” дигән җыр белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International