Равил Кузюров коррекцион мәктәптә һәм аграр техникумда булды

2013 елның 1 ноябре, җомга

Район мәгариф идарәсе начальнигы Габделгазиз Юнысов һәм Роспотребнадзорның территориаль бүлеге начальнигы Дилүсә Әндарова озатуында Равил Әфраимович коррекцияләүче интернат-мәктәп һәм аграр техникумдагы хәлләр белән танышты. Беренче визитның актуальлеге мәктәп-интернатны киләчәк төзелеш сезонында капиталь ремонтлауга әзерләү белән бәйле иде.

Делегация мәктәпне карап чыкты, матди-техник база белән танышты. Тулаем алганда, район җитәкчесенең тәэсирләре уңай булды. Равил Әфраимович матди-техник базаның яхшы булуын, мәктәпнең комплектлануын да начар түгел, дип билгеләп үтте. Әмма шул ук вакытта кайбер проблемалар да бар, монысы түбә, вентиляция, инженерлык коммуникацияләре белән бәйле, аларны капремонт кысаларында хәл итәргә туры киләчәк. Район җитәкчесе, яңа төзлеше сезоны башлануга ремонтка тотыныр өчен, сметаны килештерү, документацияне раслау буенча эшләрне якын араларда башкаруны таләп итте. 1963 елда төзелгән бинаның кайбер проблемаларына Дилүсә Әндарова да аерата игътибар итте.

Киләсе пункт аграр техникум иде. Биредә Равил Кузюров педагогик коллективның төп эш юнәлешләре һәм матди-техник җиһазланыш белән танышканнан соң, коллективның игътибарын кадрлар сайлаганда заманча карашка юнәлдерде. Равил Әфраимович мәгариф учреждениесенең кайбер проблемаларын хәтеренә салып куйды. Нурлат шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Рәмис Кәримов һәм башкалар белән коллектив фикер алышудан соң, аларның кайберләрен урында ук хәл итеп булды. Равил Кузюровның эшлекле визитлары Бердәм исәп-хисап үзәгендә тәмамланды, ул анда да коллективның эше белән танышты, аларның эшчәнлеген районның торак-коммуналь тормышында мөһим звено дип атады.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International