Нурлат районының Иске Әмзә авылында мемориаль такта ачылды

2013 елның 5 ноябре, сишәмбе
Бүген, 5 ноябрьдә, Иске Әмзә авылында туып-үсеп, Әфган сугышында һәлак булган Рәис Һадиевка мемориаль такта ачылды. 
Рәис Һадиев яшәгән йортка истәлек тактасы элүне  “Боевое братство” Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге кайгырткан, аны ачу тантанасына да аның  җитәкчесе, генерал-майор  Иван Стогниев һәм  әлеге оешманың республиканың төрле районнарында яшәүче әгъзалары күпләп килгән иде. Алар арасында Рәиснең хезмәттәшләре, соңгы көннәренә кадәр янәшәсендә булган  Чистай егете Рәфис Мәхмүтов белән Тукай районыннан килгән Айбулат Якупов та бар иде. Алар Рәисне искиткеч тере, оештыру сәләтенә ия булган чын дуслары итеп хәтерлиләр.Чараның беренче өлеше Рәис җирләнгән авыл зиратында башланды, әфганчының каберенә веноклар, чәчәкләр куелды. Икенче өлеше Рәис туып-үскән йорт янында истәлек тактасын ачу белән дәвам итте.  Тантанага авыл халкы, Рәиснең  туганнары да килгән иде. Түбән Камада яшәүче бертуган апасы Сания Нәбиуллина энеләре турында онытмаулары өчен “Боевое братство” әгъзаларына, Нурлат районы җитәкчеләренә һәм авыл халкына үзе һәм әниләре исеменнән рәхмәт белдерде. 
Рәис Һадиев 1984нче елның 3нче маенда үзе теләп армиягә китә һәм 1985нче елның март аенда  19 яшендә Әфганстан сугышында һәлак була, үлгәннән соң аңа Кызыл Йолдыз ордены  бирелә. Иске Әмзәдә Рәис туып-үскән йорт бүгенге көндә буш тора,  әнисе Түбән Камада яши. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International