ЯҢАЛЫКЛАР


9
ноябрь, 2013 ел
шимбә
Биредә яңа уңайлы эскәмияләр барлыкка килде, таучыкларны тәртипкә китерделәр һәм буядылар. 

8
ноябрь, 2013 ел
җомга
7 ноябрь көнне бюджет буенча  оештырылган җәмәгать тыңлаулары киң даирәдә узды. 

Бүген, 8 ноябрьдә Нурлатның балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә укучылар арасында йөзү буенча район ярышлары узды.

Бүген, 8 ноябрьдә, районның ветераннар (пенсионерлар) Советы  җитәкчесе Разия Садретдинова Казанда ТР ветераннар (пенсионерлар) төбәк иҗтимагый оешмасының Республика Советы үткәрә торган пленумда катнаша.
Яңа Иглай мәктәбенең математика укытучысы Рәмис Бикинеев “Белем бирүдә заманча мәгълүмати-коммуникацион   технологияләрне куллану” дип аталган XI республика конкурсында катнашып, III дәрәҗә Дипломга лаек булды. Конкурска ул үзенең укытучылар өчен булдырылган “Домашний учитель” сайтын тәкъдим иткән. 
Узган атнада районда волейбол сезонына рәсми старт бирелде.  Быел сезон Кубок турниры белән башланып китте. 
Бу көннәрдә «Бердәм Россия» партиясе Нурлат җирле оешмасының  башлангыч бүлекчәләрендә һәм депутатлар берләшмәләрендә  партиянең XIV съезды нәтиҗәләре һәм ТР Президентының Дәүләт Советына Юлламасы турында фикер алышуларга багышланган гомуми җыелышлар үтә.

7
ноябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Дәүләт Советы депутаты Илгиз Салихов чираттагы кабул итүендә нурлат сайлаучылары белән очрашты. Аларны шәхси характердагы мәсьәләләр генә борчымый.
Узган атнада ул шәһәрнең 2нче, коррекцияләүче интернат-мәктәп һәм аграр техникумында булса, бүген 1нче урта мәктәп белән танышты. 
Иртәгә көзге чакырылыш кампаниясе кысаларында 7 егет армия сафларына озатылачак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International