Равил Кузюров киңәшмәдән соң төзелеш объектларына чыкты

2013 елның 2 ноябре, шимбә
Бүген, 2 ноябрьдә, Татарстан Президенты Рөстәм Миннеханов катнашында видеорежимда узуган атналык республика киңәшмәсендә сүз барлык программалар буенча да төзелеш, торак тапшыру (шул исәптән ветераннарга да), гражданнарны авария хәлендәге торактан күчерү, мәдәният объектлары, балалар бакчалары төзү һәм башкалар турында барды. Шунда ук агросәнәгать комплексы мәсьәләләре дә күтәрелде. Сөйләшү темасы соңрак урында дәвам итте. Нурлат районы башкарма комитеты җитәкчесе Равил Кузюров районда төзелеш секторы буенча зур эшләр башкарылганлыгын һәм нәтиҗәләрнең күз алдында икәнлеген билгеләп үтте.
– Бер эшне төгәлләдекме, этаплап башкасына күчәбез, – диде ул. – 3–4 көн эчендә смета исәпләүләрен төгәлләргә һәм гамәлдәге программалар кысаларында план буенча төзелеш эшләрен башларга кирәк. 
Аннан сүз АПК хезмәткәрләре белән дәвам итте. Монда сүз асылда туфрак әзерләү турында барды. 
– 15 ноябрьгә кадәр җир эшкәртүне төгәлләргә, – дип бурыч куйды райбашкарма комитеты җитәкчесе. – Киләсе атнадан терлекчелек буенча белгечләр белән хуҗалыкларга чыгулар башланачак.
Киңәшмә тәмамланганнан соң, Равил Кузюров төзелеш объектларына чыкты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International