Мәдәният хезмәткәрләре киңәйте

2013 елның 13 ноябре, чәршәмбе
Урамда һава торышы әлегә җылы торса да, мәдәният хезмәткәрләре инде Яңа елны кайгырта.
Сишәмбе көнне шәһәр Мәдәният сараенда узган мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләренең семинар-киңәшмәсе авыл мәдәният учреждениеләре эшчәнлеге турында сөйләшүдән башланды. Анда сүз Тимерлек, Үрнәк, Иске Әмзә, Егоркино, Кәкре Атау, Заречный, Урта һәм Түбән Чаллы авыллары мәдәният йортларының эшчәнлеге хакында барды. Алда телгә алган мәдәният учакларында заманча шартларда ничек эшләүләре хакында презентация тәкъдим ителде. Шунда ук алда торган чаралар – “Театр һәм бию йолдызлыгы” район фестиваленең нигезләмәсе каралды. Районның мәдәният хезмәткәрләре яңа ел чараларына әзерлек эшен дә туктатмыйлар. Семинар эшендә дә әлеге мәсьәлә көнүзәк сорауларның берсе булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International