Ансамбль терелә

2013 елның 13 ноябре, чәршәмбе
Мамык авылының “Сульчинка” ансамбленә икенче сулыш өрергә җыеналар. Моннан 7 еллар элек оешкан ансамбльнең гөрләгән чаклары бар иде. Ул чакта ансамбль Нурлат данын республикабызның төрле шәһәрләренә таныткан иде инде. Үзгәрешләр заманасы башлану белән 12 һөнәрмәннән торган коллектив тарала, һәм хәзер Мамык авылы клубы җитәкчелеге ансамбльне янә торгызмакчы. Шәһәр мәдәният йорты белгечләре дә әлеге идеяне күтәреп ала. Һәм хәлдән килгәнчә, коллективка үз методик ярдәмнәрен күрсәтә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International