ЯҢАЛЫКЛАР


14
ноябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе

“Гармония” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре район мәктәпләрендә өлкән сыйныф укучылары өчен наркотиклар куллануны булдырмауга юнәлдерелгән тренинглар үткәрә башладылар.
Бу көннәрдә районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре авыл җирлекләре арасында үтүче республика конкурсына кандидатлар сайлау белән мәшгульләр.
Яңа ел башыннан районда  балалар бакчаларына түләүләрне ике өлештә башкарып булачак. Мондый мөмкинлек аз керемле гаиләләргә бирелә, дип хәбәр итәләр район мәгариф идарәсендә.
Бүген, 14 ноябрьдә Нурлат шәһәре Советының XXVI сессиясендә шәһәр бюджеты, төзелеш тармагында программаларны гамәлгә ашыру, шәһәр Уставындагы үзгәрешләр проекты каралды.
2013 елның 14 ноябрендә  9 сәгатьтә “Дуслык” (“Дружба”,”Туслах”) газетасы редакциясендә 2013 елның 15 декабрендә үтәчәк Нурлат муниципаль районы вәкиллекле органнарына өстәмә сайлауларда депутатлыкка кандидатларга сайлау алды агитациясе үткәрү өчен  район газетасында бушлай басма мәйдан бүлүгә җирәбә үтте.
Бүген “РИТЭК” ААҖнең социаль һәм мәдәни проектлар конкурсына нәтиҗәләр ясауга Нурлаттан да 30 кеше китте.

13
ноябрь, 2013 ел
чәршәмбе
Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Нурлат районара җәмгыяте бүгенге көндә 246 кешене берләштерә, шуларның 19ы – 18 яшькә кадәргеләр. 
Бүген, 13 ноябрьдә, Халыкара сукырлар көне билгеләп үтелә.
Бу атна азагында, ягъни 15–16 ноябрьдә Нурлатта шәһәрне санитар чистарту буенча өмә игълан ителә.
–Урамда җылы һава торса да, Яңа ел үзвакытында килеп җитәсен онытмыйк,– дип башлады сүзен Яңа елга әзерлек мәсьәләләренә багышланган киңәшмәдә район башлыгы вазифаларын Флюра Ногманова. Нурлат әлеге бәйрәмгә әзерлек һәм аны масштаблы үткәрү буенча тәҗрибәсен быел тагы да яңа бизәкләр белән баетмакчы.
Декабрь аенда районның барлык мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре  ноутбуклар һәм проекцион техника белән тулыланачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International