Футбол мәйданчыклары булачак

2013 елның 12 ноябре, сишәмбе
Шәһәрнең 2, 8нче урта мәктәпләре һәм гимназия территорияләрендә төзелеп  килүче спорт мәйданчыкларын узган атнада караган район башкарма комитеты җитәкчесе Равил Кузюров эшләрне якын арада төгәлләргә кушты.
- Шәһәрнең 2 һәм 8 нче мәктәпләрендә ясалма өслекле футбол кырларының нигезе ясалып бетте, - ди район мәгариф идарәсе начальнигы Габделгазиз Юнысов. – Һава шартларына бәйле рәвештә гимназиядә эшләр авыррак бара.  Әлегә биредә  дренаж ясау стадиясендә. Моннан тыш, әлеге кырларда тренажерлар урнаштыру эшен дә дәвам итәсе бар. Бу эшләрне якын арада төгәлләрбез, дип планлаштырабыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International