Китапханә фонды тулыланды

2013 елның 13 ноябре, чәршәмбе
Бүгенге көндә анда 43 меңнән артык экземпляр бар.
Раритет фондның иң иске басмасы Александр Пушкинның “Южные поэмы” әсәре. 1947 елда РСФСРның Мәгариф министрлыгының “Балалар әдәбияты” нәшриятында басылган.
Яңа тулылануда иң нәни укучылар өчен татар һәм рус телләрендә мультфильмлы дисклар белән комплектланган китаплар сериясе. Бу туган як турында әкиятләр, Габдулла Тукай әсәрләре, татар халык әкиятләре һәм башкалар. Татар телендә алфавитны өйрәнүче нәниләр мондый мөмкинлекләрне бәяләрләр дип исәплиләр китапханәчеләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International