ЯҢАЛЫКЛАР


10
февраль, 2014 ел
дүшәмбе
Бүген Нурлат муниципаль районы Советында Нурлатта һәм районда цифрлы телевидениене тәкъдир итү булды.
Узган шимбә, 8 февраль көнне районның иң көчле өч чаңгычысы “Россия чаңгы юллары-2014” Бөтенроссия  спорт бәйрәменең Самарада узган ярышларында катнашып кайтты.
2014нче елның 15 февралендә Мәдәният сараенда Әфганстан Республикасыннан Совет гаскәрләрен чыгаруның 25 еллыгына  багышланган тантаналы чара үтә. Әфганстан Республикасында үз интернациональ бурычларын үтәгән, Чечня Республикасында сугышчан хәрәкәтләрдә һәм башка локаль конфликтларда катнашкан якташларыбызны  чарада катнашырга чакырабыз.
Нурия Салиджанова – Нурлат кызы, шәһәрнең 4нче мәктәбен тәмамлаган. Бүгенге көндә Мәскәүдә читтән торып Сенкевич исемендәге индустрия һәм туризм дәүләт институтында белем ала. Нурия гыйнвардан бирле Сочида, ул анда Олимпия уеннары вакытына кунакханә администраторы булып эшкә урнашкан.
Әфганстаннан Совет гаскәрләрен чыгаруның 25 еллыгына әзерлек барган бу көннәрдә Иске Әмзә авылында Әфган сугышында һәлак булган Рәис Һадиевның истәлеге яңартылды. Хәзер Рәис туып-үскән йорт капкасына куелган истәлек тактасы янына егетнең мәрмәргә төшерелгән фоторәсеме дә эленде.
Шәһәр микрорайоннарында гражданнар җыеннары ахырына якынлаша. Бүген аның соңгысы шәһәрнең Яшьлек микрорайонында узачак.
Узган җомгада шәһәрнең 2нче урта мәктәбенең актлар залында узган үзәк микрорайон җыенында узган елга нәтиҗәләр ясалды, агымдагы елга бурычлар билгеләнде.

7
февраль, 2014 ел
җомга
Мамык авылыннан Марина һәм Владимир Галичиннар гаиләсе районнан “Благотворитель–2014” республика конкурсына тәкъдим ителә. Әлеге гаиләдә 16 тәрбиягә алган бала, 3 онык  исәпләнә,  гаилә әгъ-заларының саны 25кә җиткән. Галичиннар – районда тәрбиягә бала алучыларның бердәнбер гаилә династиясе дә. Олы уллары Александр һәм киленнәре Любовь Салимовлар да бүген 3 тәрбиягә алган сабыйны үстерәләр. 
Узган атнада 2013 елда  ел ата-ана хокукы чикләнгән С. гаиләсе ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгән. Аларның алты балалары элеккечә үк опекуннар гаиләсендә калган.
Коммуналь ресурсларны экономияләү берничә төрле юл белән башкарыла. Узган елның көзеннән”Экодом” идарәче компаниясендә дә энергия саклау мәсьәләсен җентекләп өйрәнә башлаганнар.
Бүген Түбән Нурлат мирорайонында район башлыгы Равил Кузюров, шәһәрнең барлык служба җитәкчеләре катнашында үткән гражданнар җыенында халыкка үзләрен борчыган башка күптөрле сорауларны күтәрергә җай чыкты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International