Нәтиҗәле экономиягә беренче адымнар

2014 елның 7 феврале, җомга
Коммуналь ресурсларны экономияләү берничә төрле юл белән башкарыла. Узган елның көзеннән”Экодом” идарәче компаниясендә дә энергия саклау мәсьәләсен җентекләп өйрәнә башлаганнар.
Әлеге идарәче компания җитәкчесе Илфат Гәрәевның яңа эш методлары белән газета укучыларыбызны таныштырган идек инде. Шуларның берсе – йортлары белән идарә итүне үзләренә ышандырган микрорайон халкына хәбәр бирүне үз газеталары аша башкару. Әмма озак вакыт та үтмәде, безнең яңа идеяләр белән тулы яшь җитәкче белән очрашу өчен тагын бер форсатыбыз чыкты.
Вакыты шундый -  бер урында гына тора торган түгел. Ресурсларны экономияләү һәм алардан нәтиҗәле файдалану тормышның төп шартларына әверелгән бер вакытта аеруча тик торырга туры килми, дип саный җитәкче. Эшне электр энергиясеннән башлаганнар.
- Узган елдан подъездларда һәм йорт фасадларында фотоэлементлы яктырту датчиклары урнаштыра башладык. Бу утның тәүлекнең караңгы вакытында автомат рәвештә кабынуын  һәм якты вакытында сүнүен тәэмин итә. Шулай итеп, ут бары тик караңгыда һәм бинада хәрәкәтләнүче объект булганда гына кабыначак. Әлегә без шундый 11 датчикны 6 йортның фасадына һәм кайбер йортларның 1нче кат подъездларына урнаштырдык. Мондый датчиклар белән электр энергиясен тоту күпкә кимеде, - ди Илфат Гәрәев.
Датчиклардан тыш, узган көздә подъездларда энергия саклаучы лампалар да урнаштыра башлаганнар, фасад лампаларын диодлыларга алмаштырырга планлаштыралар.
- Әгәр хәзер бер фасад лампасы сәгатенә 250 Вт тотса, яктылык-диодлысын урнаштырганда куллану 75 Вт.ка кадәр кимеячәк. Мондый лампаларның гадәти лампочкаларга караганда өстенлекләре  шактый күп. Алардан файдалану электр энергиясен 85 процент-ка кадәр экономияләргә мөмкинлек бирә. Моннан тыш, яктылыгы күзләр өчен уңайрак, әлеге лампаларның хезмәт итү срогы озаграк, - дип мөһим моментларга туктады Илфат Рафаэлович.
Тәҗрибә еллар белән килә, диләр. Гәрәев та тәҗрибәне сынаулар юлы белән җыя, әмма хаталарсыз. Планнары һичшиксез чынга ашсын өчен ул Мәскәүнең энергетика һәм энергия саклаулы технологияләр өлкәсендәге белгечләре белән элемтәгә кергән.
- Без аларга үзебездәге йортлар, ишегалларының нинди булуын аңлаттык, алар үз чиратларында экономия дә күбрәк булсын, яктырту да тиешле таләпләргә туры килсен өчен безгә нинди фонарьлар туры килүе  турында тиешле рекомендацияләр бирделәр, - дип уртаклашты “Экодом” җитәкчесе.
Быел инде әлеге Мәскәү фирмасыннан датчиклар һәм яктырту приборлары сатып ала башларга планлаштыралар. Ни өчен нәкъ шуңа туктал-
ганнар соң?        
Төп һәм хәлиткеч факторларның берсе, әлбәттә, бәясе булган.
- Без бишенче түгел, ә икенче арадашчыга чыктык. Кызганычка каршы, җитештерүченең үзенә чыгу җиңел түгел, әмма, вакытлар узу белән бусы да хәл ителер дип уйлыйм, - дип планнары белән уртаклашты  Илфат Рафаэлович. Һәм боларның коры сүз генә булмавын раслау өчен фактлар китерде. Мисалга 5 катлы йортны алдык. Өч фасад фонаре, яктырту датчиклары һәм энергия саклаулы лампалар урнаштыру якынча 15 мең сумга төшә. Әмма ике ел  эчендә экономия күзгә күренерлек булачак, ә фатирларда яшәүчеләр аерманы үзләренең коммуналь түләүләр өчен счет-квитанцияләрендә күрәчәкләр.
Кем әйтмешли, бар нәрсәгә дә чагыштырулар аша ирешелә. Илфат Гәрәевның бу җитди адымы һәм тупланып килә торган тәҗрибәсе дә башкалары кебек уңышлы булыр, дип ышаныйк. Мәсәлән, узган елда  идарәче компания бурычлыларга ныклап торып алынган  һәм яхшы нәтиҗәгә ирешкән:  2013нче елның 1 гыйнварена    электр энергиясе өчен бурыч 1081 мең сум булган, ә ноябрьгә инде ул 300 меңгә калган. Кайбер, гомуми йорт исәпләгечләре иске  булган  йортларда аларны яңа, заманчаракларына алмаштырганнар. Документация белән дә биредә бар да тәртиптә. 2013нче елда энергия саклау һәм энергия нәтиҗәлелеген арттыру турындагы федераль законны тормышка ашыру кысаларында энерготикшерү үткәргәннәр һәм үз карамакларындагы йортларның барысына да сертификатлар һәм энергетик паспортлар алганнар. Димәк, киләчәктә “Экодом” программаның үтәлеше буенча үз тәҗрибәсе белән энергопаспорт нигезендә уртаклашачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International