Нурлаттан Александр Элекин «Россия чаңгы юллары”ның Самара этабын отты

2014 елның 10 феврале, дүшәмбе
Узган шимбә, 8 февраль көнне районның иң көчле өч чаңгычысы “Россия чаңгы юллары-2014” Бөтенроссия  спорт бәйрәменең Самарада узган ярышларында катнашып кайтты.
Быелгы “Чаңгы юллары”ның иң масштаблыларыннан берсе нәкъ әлеге шәһәрдә булды. Рәсми чыганаклардан күренгәнчә, анда 9000ньн артык чаңгычы катнашкан. Мисал өчен, Оренбург, Казахстан, Ульяннан да күпләп спорт сөючеләр стартка баскан. Нурлат чаңгычылары да үзләренең осталыкларын тулысы белән күрсәтә алдылар: Александр Элекин үз ишләре арасында чемпион исеме яулап кайтты. Андрей Сираҗетдинов – III, Радик Ибраһимов V урыннар алдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International