Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Нурлат муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Нурлат муниципаль районы hәм шәhәре Башлыгы, Нурлат муниципаль районы hәм шәhәре Советы рәисе
Район тарихы
Шәһәр картасы
Район картасы
Сайт картасы
Илкүләм проектлар
Җирле идарә органнары
Сайтка ярдәм
Бәйрәмнәр
Авыл җирлекләре
Символика
Территориаль планлаштыру
Районның инвестицион паспорты
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Тематик бүлекләр
Муниципаль заказ
Коррупциягә каршы көрәш
Ситуацион үзәк
Кадрлар сәясәте
Эшчәнлек
Кулланучыларның хокукларын яклау
Комиссияләр
Муниципаль контроль
Сыйфатны бәйсез бәяләү буенча ТР Нурлат муниципаль районы Башкарма комитеты каршындагы Иҗтимагый Совет
Иҗтимагый совет
Тикшерүләр планы һәм нәтиҗәләре
Социаль эшкуарларга һәм социаль юнәлешле коммерциягә карамаган оешмаларга ярдәм
Программа, проект, конкурслар
Район хезмәт күрсәтү оешмалары
Электрон хезмәтләр
Сайт архивы
Профсоюз тормышы
Документлар
Нурлат муниципаль районында хәрби исәпкә алу
Район һәм авыл җирлекләре муниципаль милке объектлары турында мәгълүмат
Бюджет үтәлеше
Комиссияләр, оешмалар
Җирле үзидарә органнарының муниципаль хокукый актлары
Сайлаулар уздыру өчен бермандатлы сайлау округлары схемасын раслау турында
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Шәхси мәгълүматлар
Җирле үзидарә органнарының мәгълүмат бирү тәртибе
Саклау зоналары буенча карарлар
«Нурлат шәһәре» муниципаль берәмлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре
Район авыл җирлекләренең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре
Җәмәгать тыңлаулары
Хезмәткәрләрнең саны һәм хезмәт өчен түләү турында белешмәләр
Шартнамә
Типик этика кодексы
Район һәм шәһәр уставлары
Муниципаль-хосусый партнерлык
Гадәттән тыш хәлләр буенча карарлар
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Видеогаллерея
Нурлат шәһәре һәм Нурлат районы "Дуслык" газетасы
Нурлат ТВ
ММЧ өчен мәгълүмат
Гражданнарның мөрәҗәгатьләре
Интернет кабул итү
Мөрәҗәгать итү тәртибе һәм кабул итү сәгатьләре
Еш бирелә торган сораулар
Түләүсез юридик ярдәм
Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне
Мөрәҗәгатьләр анализы
Гражданнарның мөрәҗәгатьләренә күзәтү
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау буенча эш тәртибен җайга сала торган норматив хокукый актлар
Мөрәҗәгать, гаризаларның билгеләнгән формасы
Элемтә өчен мәгълүмат
Муниципаль районнар
Нурлат муниципаль районы
Олимпиада – язмыш бүләге ул
2014 елның 10 феврале, дүшәмбе
Нурия Салиджанова – Нурлат кызы, шәһәрнең 4нче мәктәбен тәмамлаган. Бүгенге көндә Мәскәүдә читтән торып Сенкевич исемендәге индустрия һәм туризм дәүләт институтында белем ала. Нурия гыйнвардан бирле Сочида, ул анда Олимпия уеннары вакытына кунакханә администраторы булып эшкә урнашкан. Кыз Олимпия уеннарыннан соң параолимпия уеннарына да калачак икән әле. Нуриянең кәефе көр, шат - телефон аша кыска гына әңгәмә корып алганда да ачык сизелде бу.
- Нурия, Олимпия уеннарына ничек барып эләктең?
- Җәен Универсиада вакытында Казандагы кунакханәләрнең берсендә эшләгән идем. Олимпиадада эшләү өчен хезмәткәрләр җыюларын ишеткәч, иптәш кызым Ксения белән Интернет аша резюмеларыбызны калдырдык. Һәм озак та үтми чакыру да алдык. Менә гыйнвардан бирле Красная Полянада “Омега” кунакханә комплексында эшлибез. Комплекс үзе берничә өлешкә бүленә, без “Александровский сад”та. Безнең кунакханә журналистлар өчен, ул бик уңайлы, бер-ике кешелек номерлар. Кунакханә үзе Олимпия паркына карап тора, тирә-якта башка объектлар, Олимпиаданың ачылу тантанасы үтәчәк “Фишт” аренасы да ерак түгел. Диңгез, таулар да янәшәдә генә. Ә журналистларны инде гыйнвардан ук кабул итә башладык. Февральнең беренче көннәреннән килүчеләр арта барды, бу көннәрдә кунакханәбез халык белән тулы. Дөньяның төрле илләренән киләләр, Германиядән, Голландия, Англиядән, Россия каналлары журналистлары бездә урнашты. Безнең бурыч – аларга урнашырга, проблемаларын хәл итәргә булышу. Үзебез исә аерым кунакханәдә яшибез, анда да номерлар бик уңайлы итеп эшләнгән.
- Нурия, кунакханә администраторының Олимпия уеннарын карарга вакыты да калмыйдыр инде?
- Кунакханәдә эш графигым ике көн эшләп, ике көн ял итә торган. Шуңа да Олимпия уеннарын карарга да, кешеләр белән аралашырга да вакытым җитәрлек булачак. Сноуборд буенча ярышларга билет алып куйдым инде, үзебезнекеләр өчен җан атачакмын. Әлбәттә, башка ярышларга да барырга тырышачакмын. Билетларның бәяләре төрлечә. Иң арзан билетлар - 800-1000 сумнар. Ачылу тантанасына билетлар күптән юк иде инде, ә менә ябылу тантанасына керү 50000 сумнар тора, диделәр. Олимпиаданың ачылу тантанасына эләгә алмасак та, янәшәдә генә булгач, халәтен тоярбыз дип уйлыйм. Биредә шундый матур, бар җирдә дә Олимпиада символикасы, спортчылар, журналистлар, төрле төстәге киемнәр кигән волонтерлар. Кешеләр арасында ниндидер үзгә җылы, дустанә мөнәсәбәт хөкем сөрә.
- Олимпия уеннары вакытында Сочида булу синең өчен нәрсә ул?
- Беренчедән, бу минем өчен тәҗрибә туплау, Универсиадада алган тәҗрибәмне тагын да зуррак чара – Олимпиадада баета алуыма шатланам. Аннан Олимпиаданы читтән күзәтеп түгел, ә бәлки биредә, вакыйгалар үзәгендә кайнап каршы алу - минем өчен зур бәхет ул. Без бу көннәрдә Олимпиада рухы белән яшибез, төрле илдән килгән спортчылар, журналистлар, җанатарлар белән аралашабыз. Олимпиада – һәркайсыбыз өчен уртак язмыш бүләге.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
19
апрель, 2026 ел
Нурлат гимназиясендә Җиңү көненә багышланган «Илнең Җиңү җырлары» дип исемләнгән патриотик чара узды
Бөек Җиңүнең 81 еллыгын билгеләп үтәр алдыннан М.Е. Сергеев исемендәге Нурлат гимназиясендә «Илнең Җиңү җырлары» дип аталган патриотик чара булды. Анда өлкән сыйныф укучылары катнашты, чара «Пушкин картасы» программасы буенча узды
Нурлатның 1нче мәктәбенең 8» А «сыйныфы укучылары «Тату сыйныф серләре» республика конкурсында җиңү яулады
Ата-аналар комитетларының «Тату сыйныф серләре» республика конкурсына йомгак ясалды
Электрон янчыктан акча югалган очракта нишләргә: Нурлат экспертлары киңәшләре
«Татарстан Республикасында Гигиена һәм эпидемиология үзәге (Татарстан)» ФБУЗның Нурлат филиалы электрон янчыктан акча югалган очракта нишләргә кирәклеге турында сөйли
20 апрельдә Татарстанда көчле яңгыр һәм томан көтелә
2026 елның 20 апрелендә Татарстан Республикасы территориясендә
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз