Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Нурлат муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Нурлат муниципаль районы hәм шәhәре Башлыгы, Нурлат муниципаль районы hәм шәhәре Советы рәисе
Район тарихы
Шәһәр картасы
Район картасы
Сайт картасы
Илкүләм проектлар
Җирле идарә органнары
Сайтка ярдәм
Бәйрәмнәр
Авыл җирлекләре
Символика
Территориаль планлаштыру
Районның инвестицион паспорты
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Тематик бүлекләр
Муниципаль заказ
Коррупциягә каршы көрәш
Ситуацион үзәк
Кадрлар сәясәте
Эшчәнлек
Кулланучыларның хокукларын яклау
Комиссияләр
Муниципаль контроль
Сыйфатны бәйсез бәяләү буенча ТР Нурлат муниципаль районы Башкарма комитеты каршындагы Иҗтимагый Совет
Иҗтимагый совет
Тикшерүләр планы һәм нәтиҗәләре
Социаль эшкуарларга һәм социаль юнәлешле коммерциягә карамаган оешмаларга ярдәм
Программа, проект, конкурслар
Район хезмәт күрсәтү оешмалары
Электрон хезмәтләр
Сайт архивы
Профсоюз тормышы
Документлар
Нурлат муниципаль районында хәрби исәпкә алу
Район һәм авыл җирлекләре муниципаль милке объектлары турында мәгълүмат
Бюджет үтәлеше
Комиссияләр, оешмалар
Җирле үзидарә органнарының муниципаль хокукый актлары
Сайлаулар уздыру өчен бермандатлы сайлау округлары схемасын раслау турында
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Шәхси мәгълүматлар
Җирле үзидарә органнарының мәгълүмат бирү тәртибе
Саклау зоналары буенча карарлар
«Нурлат шәһәре» муниципаль берәмлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре
Район авыл җирлекләренең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре
Җәмәгать тыңлаулары
Хезмәткәрләрнең саны һәм хезмәт өчен түләү турында белешмәләр
Шартнамә
Типик этика кодексы
Район һәм шәһәр уставлары
Муниципаль-хосусый партнерлык
Гадәттән тыш хәлләр буенча карарлар
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Видеогаллерея
Нурлат шәһәре һәм Нурлат районы "Дуслык" газетасы
Нурлат ТВ
ММЧ өчен мәгълүмат
Гражданнарның мөрәҗәгатьләре
Интернет кабул итү
Мөрәҗәгать итү тәртибе һәм кабул итү сәгатьләре
Еш бирелә торган сораулар
Түләүсез юридик ярдәм
Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне
Мөрәҗәгатьләр анализы
Гражданнарның мөрәҗәгатьләренә күзәтү
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау буенча эш тәртибен җайга сала торган норматив хокукый актлар
Мөрәҗәгать, гаризаларның билгеләнгән формасы
Элемтә өчен мәгълүмат
Муниципаль районнар
Нурлат муниципаль районы
Хатирәләр янә яңарды
2014 елның 10 феврале, дүшәмбе
Әфганстаннан Совет гаскәрләрен чыгаруның 25 еллыгына әзерлек барган бу көннәрдә Иске Әмзә авылында Әфган сугышында һәлак булган Рәис Һадиевның истәлеге яңартылды. Хәзер Рәис туып-үскән йорт капкасына куелган истәлек тактасы янына егетнең мәрмәргә төшерелгән фоторәсеме дә эленде.
Әлеге вакыйганы моңа кадәр – узган елның көзендә башкарыл-ган эшләрнең дәвамы дип атарга мөмкин. Ул чагында “Хәрби туганлык” ветераннар оешмасының бөтен Татарстанга сибелгән әгъзалары Иске Әмзәгә җыелып, Рәиснең каберендә булганнар һәм ул туып-үскән йортка мәрмәрдән истәлек тактасы элгәннәр иде. Митинг вакытында исә оешма җитәкчесе Иван Стогниев истәлек тактасы янына Рәиснең фоторәсемен дә элү яхшы булыр иде, дигән тәкъдим кертте. Һәм менә “әфганчы” егетнең хәрби дуслары, туганнары һәм оешма әгъзаларының тырышлыгы белән бу тәкъдим тиз арада тормышка да ашырылды.
- Республика буенча төрле район, шәһәрләрдә 30лап шундый истәлек тактасы эленде, - ди Рәиснең җизнәсе, үзенең дә Әфган сугышына турыдан-туры катнашы булган Илгиз Нәбиуллин. – Рәис белән Әфганстан сугышын кичкән иптәшләре Чистай егете Рәфис Мәхмүтов, Тукай районыннан Айбулат Якупов һәм Рәфис Галиуллин – бу эштә башлап йөрүчеләр. Әле менә 25 еллык уңаеннан планлаштырылган чаралар арасында яңа истәлек такталары ачу да күздә тотыла. Берәү дә онытылырга тиеш түгел.
Иске Әмзәдә туып-үсеп, бүгенге көндә Түбән Камада яшәүче Илгиз Нәбиуллин – “Хәрби туганлык” оешмасы активистларының берсе, Яр Чаллы, Чистай һәм башка шәһәрләрдәге сугышчы-интернационалистлар белән даими рәвештә аралашып торалар, бергәләшеп проблемаларны чишү, сугышчан дусларына ярдәм итү юлларын эзлиләр, сугышта ятып калган иптәшләренең истәлекләрен мәңгеләштерү максатыннан бик күп төрле эшләр башкаралар. Әле менә Колбай Морасадан китеп, Әфган сугышында һәлак булган Ирек Сафиуллин истәлегенә дә шундый мәрмәр такта булдырасы иде, дип кайгыртып йөрүләре. Иске Әмзәдә авыл үзәгендә сугышчы-интернационалистлар хөрмәтенә һәйкәл булдырырга иде дигән матур ниятләре дә юк түгел.
- Һәйкәл булдыру теләген “Хәрби туганлык” оешмасы җитәкчесе Иван Стогниев та хуплады. Ниятебезне тормышка ашыруда авыл җирлеге башкарма комитеты һәм районның хәрби комиссариаты ярдәменә өметләнәбез, һәйкәл яшьләргә һәм үсмерләргә патриотик тәрбия бирүдә зур роль уйнар иде, - ди Илгиз Исхакович.
Һәйкәлне киләсе көзгә кадәр ясап бетереп, 5 ноябрь – Хәрби разведчиклар көнендә ачарга планлаштыралар. Нәкъ бу көнне сайлаулары юкка түгел, япь-яшь көенчә сугышта башын салган Рәис армиядә разведчик булып хезмәт иткән бит.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
19
апрель, 2026 ел
Нурлат гимназиясендә Җиңү көненә багышланган «Илнең Җиңү җырлары» дип исемләнгән патриотик чара узды
Бөек Җиңүнең 81 еллыгын билгеләп үтәр алдыннан М.Е. Сергеев исемендәге Нурлат гимназиясендә «Илнең Җиңү җырлары» дип аталган патриотик чара булды. Анда өлкән сыйныф укучылары катнашты, чара «Пушкин картасы» программасы буенча узды
Нурлатның 1нче мәктәбенең 8» А «сыйныфы укучылары «Тату сыйныф серләре» республика конкурсында җиңү яулады
Ата-аналар комитетларының «Тату сыйныф серләре» республика конкурсына йомгак ясалды
Электрон янчыктан акча югалган очракта нишләргә: Нурлат экспертлары киңәшләре
«Татарстан Республикасында Гигиена һәм эпидемиология үзәге (Татарстан)» ФБУЗның Нурлат филиалы электрон янчыктан акча югалган очракта нишләргә кирәклеге турында сөйли
20 апрельдә Татарстанда көчле яңгыр һәм томан көтелә
2026 елның 20 апрелендә Татарстан Республикасы территориясендә
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз