Төп өстенлек ТХКны модернизацияләүгә биреләчәк

2014 елның 10 феврале, дүшәмбе
Шәһәр микрорайоннарында гражданнар җыеннары ахырына якынлаша. Бүген аның соңгысы шәһәрнең Яшьлек микрорайонында узачак.
Узган җомгада шәһәрнең 2нче урта мәктәбенең актлар залында узган үзәк микрорайон җыенында узган елга нәтиҗәләр ясалды, агымдагы елга бурычлар билгеләнде. Микрорайонга өч – “Уют”, “Торак” һәм “Комфорт” торак милекчеләр  ширкәтләре хезмәт күрсәтә. Шәһәрдәге иң эре микрорайоннарның берсе булган бистәдә халык та бик актив булды. Микрорайон халкының төп проблемалары - ут һәм суга ОДНның күп булуы. Моннан тыш, бистә халкын күпкатлы йортларга капиталь ремонт ясау проблемасы, балалар бакчаларына түләү, сингапурча укыту, юллар, тротуарлар булмау борчый.
Район башлыгы Равил Кузюров хәбәр итүенчә, быел районда ТКХны модернизацияләү өстендә эш алып барылачак. Бурыч – нык коммуналь хуҗалык булдыру. 335 күпкатлы йортның 70 проценты капиталь ремонтка мохтаҗ. Бу өлкәдә дә лимитларны арттырасы бар.  Республика Президенты Рөстәм Миннеханов ярдәме һәм район җитәкчелеге тырышлыгы белән шәһәрдә агымдагы елда 29 мең квадрат метр йорт яны территорияләре  тәртипкә китереләчәк. Бу эшләр узган ел Яшьлек микрорайоныннан башланган иде инде. Район җитәкчелеге халыкны сабыр булып, аңлашып яшәргә чакырды.








ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International