Ниһаять, егерме елдан артыклык тәнәфестән соң, Нурлатта зур футбол көтелә. 8 мартта көндезге 2дә шикәрчеләр бистәсе стадионында Нурлат “Факелы” Казанның “Дентра” командасын кабул итәчәк. Әлеге матч республика Ачык футбол Лигасының чираттагы туры кысаларында уздырыла.
Бүген һәм иртәгә районның өч сыйныф җитәкчесе – гимназиядән Элеонора Хөсәенова, шәһәрнең 1 нче урта мәктәбеннән Халидә Шарапова, 8нче урта мәктәптән Роза Сафина “Ел сыйныф җитәкчесе - 2014” Республика конкурсының зона турында чыгыш ясый. Кама аръягының 5 район вәкиле катнаша торган конкурс гимназия базасында уза.