Әмзә язмышы яңа инвесторга тапшырылды

2014 елның 6 марты, пәнҗешәмбе
Бүгеннән алар “Кызыл Шәрыкъ”ның “Биләр” ВЗПсы составына кушылдылар. Кичә Әмзә авыл җирлегендә үткән җыенда халык шулай хәл итте.
Әмзә соңгы елларда инвесторларның “бәхәс алмасы” да булды, ике хуҗалы чорны да кичерде, ә узган елның көзеннән бар булган мөлкәте таратылып-сибелеп бөтенләй таркалуга килеп җитте. Быел 31 гыйнварда район башлыгы Равил Кузюров катнашында узган авыл җыенында әмзәлеләр үз язмышлары турында ачынып сөйләделәр һәм район җитәкчелегеннән ярдәм сорадылар. Ул чакта Равил Әфраимович аларга ике юл күрсәткән иде: я күмәк хуҗалык системасын торгызасыз, яки сезне көчле инвесторга тапшырырга туры киләчәк. Беренчесенә җөрьәт итүче булмады, һәм бу җыенда район башлыгы аларга “Кызыл Шәрыкъ” җәмгыятенә кушылырга тәкъдим итте.  Әмзәнең күрше авылларында  берничә ел эшләп килүче “Кызыл Шәрыкъ” җәмгыятенең “Биләр” ВЗПсы алып барган вәзгыять белән “Кызыл Шәрыкъ” идарәче компаниясе генераль директоры Владимир Панков таныштырды. Әмзә отрядында  авыл хуҗалыгының барлык тармаклары буенча эш алып барылачак: Иске Әмзәдә 200 баш савым сыерына исәпләнгән ферма төзү, халыкка эш урыннары булдыру, игенчелек культурасын җайга салу һ.б. Район башлыгы Равил Әфраимовичның бүгенге шартларда хәлдән чыгу өчен моның иң кулай вариант дигән сүзләре белән авыл халкы да килеште. Чөнки бүген әмзәлеләрнең бар бирнәсе – 2400 гектар сөрү җире, техника юк, басуларда салам җыелмаган, көзге эшләр башкарылмаган, ә алда язгы чәчү көтә. Бу уңайдан моңарчы инвестор булып исәпләнгән Җәмил Вәлиуллинга авылдашлары алдында тагы бер тапкыр кызарырга туры килде килүен, әмма аның авызыннан ниндидер уңай сүз чыкмады.
Шулай итеп, Әмзә язмышында яңа чор башлана. Билгесезлектән алҗыган халык аңа зур өметләр баглый, ни дисәң дә шәрыкъ-кояш чыгышы белән мәгънәдәш бит.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International