Ниһаять, егерме елдан артыклык тәнәфестән соң, Нурлатта зур футбол көтелә. 8 мартта көндезге 2дә шикәрчеләр бистәсе стадионында Нурлат “Факелы” Казанның “Дентра” командасын кабул итәчәк. Әлеге матч республика Ачык футбол Лигасының чираттагы туры кысаларында уздырыла.