Нурлатта халыкка түләүсез чиста су китерү оештырылды

2014 елның 5 марты, чәршәмбе
Кичә, 4 марттан, “Промочистка” җәмгыяте шәһәр үзәгендә халыкка чиста су китерүне оештырды.
- Шәһәрнең үзәк өлешендә яшәүче нурлатлылардан суның сыйфатыннан зарланып кергән күпсанлы мөрәҗәгатьләрдән чыгып, без “Промочистка” җәмгыятеннән халыкка чиста су китерүне оештыруларын таләп иттек. Чөнки суның сыйфаты, чыннан да, органолептик күрсәткечләр (тәме, исе) буенча стандартларга туры килми, - дип хәбәр иттеләр безгә Роспотребнадзор идарәсеннән.
- Шәһәр үзәгендә чиста суны график нигезендә биш ноктада таратабыз, - ди “Промочистка” җитәкчесе Ирек Шәйхетдинов. – Әлеге нокталарның урнашу урыны һәм су бирү вакыты турында халыкка хәбәр бирелде. Шулай ук махсус техника белән чиста суны балалар учреждениеләренә дә китерәбез.
Җитәкче хәбәр иткәнчә, чиста суны ишегалларына китерү язгы ташу чоры тәмамланганчы дәвам итәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International