ЯҢАЛЫКЛАР


5
март, 2014 ел
чәршәмбе
Бүген, 5 мартта “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз күзлегеннән” республика конкурсының район туры җиңүчеләре һәм күпбалалы аналардан торган делегация Казанда 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган чарада катнаша. Анда Нурлат хатын-кызларын ТР Президенты Рөстәм Миннеханов белән очрашу көтә.

4
март, 2014 ел
сишәмбе
Бүген, 4 мартта,  Нурлат муниципаль район Советында хокук бозуларны профилактикалау буенча район комиссиясенең чираттагы утырышына әзерлек буенча эшче киңәшмә үтте, анда  Нурлат муниципаль районының  2011–2014 елларда хокук бозуларны профилактикалау буенча комплекслы программасының тормышка ашырылуы турында сораулар каралачак.
“Иң яхшы ел тәрбиячесе” Республика конкурсының Аксубай районында узачак зона турында безнең районнан 3 тәрбияче – “Чишмәкәй”дән Юлия Григорьева, “Камыр Батыр”дан Эльвира Минһаҗева  һәм “Кояшкай”дан Эльмира Ибляминова катнашачак. Конкурсның февраль азагында узган муниципаль этабында районның барлыгы 9 тәрбиячесе көч сынашкан иде.
Район үзәк хастаханәсенең  тудыру бүлегендәге капиталь ремонт район җитәкчелегенең ныклы контролендә бара.
Бүген район башлыгы җитәкчелегендәге комиссия янә бүлектәге ремонт барышы белән танышты, үз тәкъдимнәрен кертте.  Биредә  ремонт эшләренең беренче этабы тәмам.
Олимпия уеннарында эшләгән Мамык шоферы Вячеслав Павлов Параолимпия уеннары вакытында да спортчылар, туристларны йөртәчәк.
Районның иң ерак авылларыннан булган Тимерлектә дә якшәмбе көнне май чабу йоласын чын халык бәйрәме итеп билгеләп үттеләр.

3
март, 2014 ел
дүшәмбе
Якшәмбе көнне район башкарма комитеты җитәкчесе Әсгать Габдуллин җитәкчелегендәге комиссия районның капиталь ремонт программасына кертелгән белем бирү объектларында булып, эшләр барышы белән танышты.
Моңа кадәр спорт чаралары - милли көрәш, волейбол турлары үткәрү белән дан тоткан чулпанлылар кышны озату -  Май чабу бәйрәмен дә гөрләтеп үткәрделәр. Авыл мәдәният йорты һәм мәктәп коллективы белән бергәләшеп оештырылган чарага авылның яше – карты җыелды.
1 март көнне Яр Чаллының “Энергетик” мәдәният сараенда якташыбыз, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре, җырчы Разия Гайнуллинаның иҗат кичәсе үтте.
“Нурлатнефть” НГДУсы ветераны, Бөек Ватан сугышы ветераны, нефть тармагында 32 ел эшләгән  Зиннәтулла Фәтхуллин туксан яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилей уңаеннан бүген ветеран гомер итүче Аксубайда бәйрәм табынына аның иң якыннары һәм туганнары җыелды. Ветеранны котларга “Нурлатнефть” НГДУсы начальнигы Илгиз Салихов та килде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International