Равил Кузюров башкарылган эшләргә документация тапшыруны ныклы контрольгә алырга кушты

2014 елның 7 марты, җомга
Бүген, 7 мартта ТР Министрлар Кабинетында Президент Рөстәм Миннеханов рәислегендә узган традицион киңәшмәдә видеоконференция режимында нурлатлылар да катнашты.
Киңәшмә, гадәттәгечә, төзелеш, капремонт, агросәнәгать мәсьәләләренә кагылышлы иде. Һәр тармак буенча ведомство җитәкчеләре соңгы көннәрдә башкарылган эшләргә хисап тоттылар, кимчлекләре булган районнар аталды, әлеге җитешсезлекләрне төзәтү өчен конкрет һәм катгый тәкъдимнәр булды. Нурлат районы бер генә аспект буенча да артта калганнар рәтентә аталмады. Башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Рөстәм Карама әйтүенчә, бүген шәһәрдә капиталь ремонтланырга тиешле барлык 11 күпфатирлы йортта, шулай ук мәгариф учреждениеләре объектларында эшләр көйле бара, проблемалар юк икән. Интернат-мәктәптә дә эшләр башланган, 8 Март бәйрәмнәреннән соң анда тәрәзәләрне алыштыра башлаячаклар. Әмма шулай да хисап документациясе белән бераз аңлашылмаучылыклар бар икән. Һәм киңәшмәдә катнашкан район башлыгы Равил Кузюровның бу уңайдан күрсәтмәсе катгый иде: “Һәр башкарылган эшкә отчет ясауны ныклы контрольгә алырга”, – диде ул бүгенге сөйләшне төгәлләп.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International