ЯҢАЛЫКЛАР


31
март, 2014 ел
дүшәмбе
Шагыйрь, журналист, публицист, тарихи китаплар авторы Илдус Диндаров чираттагы юбилеен да район укучылары белән бергә зурлап үткәрергә җыена. 2 апрель көнне 16 сәгатьтә шәһәр мәдәният сараенда үтәчәк зур иҗат кичәсендә аның иҗатын сөючеләрне көтеп калалар. 

Нурлат урманчылыгы хезмәткәрләре автоюллар буйлап ял беседкалары куя башлады. Бу эшкә беренчеләрдән булып Мамык участок урманчылыгы хезмәткәрләре алынды. Алар дүшәмбе көнне үз участокларында беседка урнаштырдылар. Юлчылар өчен җәмгысе 6 беседка корылачак (урманчылыклар саны буенча). Берүк вакытта урманчылар янгын куркыныч сезонына да әзерләнә, янгынга каршы химик станцияләрне тикшерәләр, аннан минеральләштерелгән полосаларны яңартуга тотыначаклар.
Венгриянең башкаласы Будапешттагы Геройлар мәйданы шәһәрнең тарихын чагылдырган, архитектур гүзәллеген тәшкил иткән иң мәртәбәле үзәк мәйдан санала.

29
март, 2014 ел
шимбә
Кичә, 28 мартта Нурлатның “Ледок” Спорт сараенда 2002 елгы үсмерләр арасында хоккей буенча Идел буе Кубогы турниры төгәлләнде. Турнир атна дәвамына сузылды, һәм анда Киров, Казан, Нурлат, Ижевск, Түбән Новгород өлкәсенең Саров, Павлово шәһәрләре көч сынашты.

28
март, 2014 ел
җомга
Киләсе сишәмбедән районда санитар-экологик икеайлык старт ала. Ул май азагына кадәр дәвам итәчәк.
Россия Президенты Владимир Путин бу атнада ГТО физкультура комплексын яңадан гамәлгә кертү турындагы Указ чыгарды. Нурлатлылар ГТО нормаларын кире кайтару хәбәрен ничек кабул итәләр, бу программадан ниләр көтәргә була – бүгенге сораштыруыбыз шул хакта.
Урта Камышлы урамнарында әле калын кар ята, ә Емелькиннар үз теплицаларында хуш исле кыярларны инде чиләкләп җыялар, берничә төп помидорларында ямь-яшел помидорлар барлыкка килергә өлгергән. 
Районның  “Иң яхшы мәдәният хезмәткәре”  исеменә Кизләү мәдәният йорты режиссеры Румия Әхмәтова ия булды. Богдашкино мәдәният йорты мөдире Валентина Ерусланова – II, Чулпан мәдәният йорты мөдире Кадрия Әндәрҗанова һәм Төрнәс мәдәният йорты режиссеры Наталья Куликова III урыннар алдылар. 
“Ледок”ның ир-атлар хоккей комадасы тиздән яңа формаларда уный башлаячак.

27
март, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Бүген, 27 мартта “Ледок” Спорт сараенда 2002 елгы үсмерләр арасында хоккей буенча Идел буе Кубогының ярымфиналлары үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International