Су басу янаган 7 торак пунктта да ташуга бар да әзер дип, хәбәр итәләр авыл җирлекләрендә. Плотиналар, күпер аслары чистартылган, халык искәртелгән, бар урында да эвакуацияләү урыннары әзер.
Парашют спорты түгәрәгендә шөгыльләнүче кадетлар Чистайда ТР ДОСААФының хәрби-патриотик клублары арасында узган зона слетында катнашып, призлы III урын белән кайттылар. Бу көннәрдә исә укучылар пневматик винтовкадан ату буенча ярышларга әзерләнә. Тиздән алар “Яшь машина йөртүче” Республика конкурсында чыгыш ясаячак.