Биредә татарлар булды

2014 елның 31 марты, дүшәмбе
Венгриянең башкаласы Будапешттагы Геройлар мәйданы шәһәрнең тарихын чагылдырган, архитектур гүзәллеген тәшкил иткән иң мәртәбәле үзәк мәйдан санала. Ул Венгриянең мең еллыгына җиһазлана һәм беренче тантанасында ук бәйрәмгә килгән 50 мең кунакны сыйдыра. Берничә һәйкәлдән торган мәйданның үзәгендә – мадьярларның Карпат аша үтүләренең мең еллыгына багышланган биек колонна. Аның түбәсендә Җир шарында Иштван король таҗы и апостол хачы белән Гавриил архангел сурәтләнгән. Легендаларга караганда, нәкъ менә шушы корольнең төшенә кергән Гавриил венгрларга христианлыкны кабул итәргә кушкан, диләр. Монумент итәгендә җиде мадьяр кабиләләренең юлбашчылары сыны һәм ике 85әр метрлы ярымтүгәрәк колоннада тора, соңгысы – Венгрия геройларына куелган һәйкәл. Үзәк колонна белән янәшә таш плитә – бөтендөнья сугышларында һәлак булган венгр солдатларына куелган мемориал, анда милли бәйрәм көннәрендә почетлы сак тора, тантаналы шартларда чәчәкләр салына.
Әлеге мәйданда заманында бәйрәм демонстрацияләре үткән, хәзер дә милли даталар тантаналарына венгрлар шунда җыела. Башкалага килгән меңнәрчә туристларны да бу тарихи гүзәл урын белән таныштырмыйча калмыйлар. Шуңа мәйданны күпләр караган, ул да бик күп вакыйлараның шаһиты булгандыр. Әмма бер нәрсәгә иманым камил: Геройлар мәйданында колонна каршына басып “Дуслык” район газетасын укыган кеше булмагандыр. Кояшлы март көннәренең берсендә “Нурлат” ТРКсы директоры Резеда Гиняева нәкъ менә шул “гаделсезлекне” төзәтте дә. Шактый көчле җил газетабызга әлеге гүзәл ил тарихы сулышын өрсә, фотообъектив биредә татар эзен мәңгеләштерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International