“Ледок” Идел буе Кубогының финалында

2014 елның 27 марты, пәнҗешәмбе
Бүген, 27 мартта “Ледок” Спорт сараенда 2002 елгы үсмерләр арасында хоккей буенча Идел буе Кубогының ярымфиналлары үтте.
Беренче уенда Ижевскиның “Ижстале” белән Казанның “Волга”сы очрашты һәм буллитлар буенча казанлылар финалга үтте. Икенче ярымфиналда Нурлатның “Ледок” командасы Кировның “Вятка”сын кабул итте. Хуҗалар көндәшләрен 6:2 исәбенә тар-мар итеп, финалга үтте. “Волна” белән “Ледок” арасындагы финал матчы иртәгә, 28 мартта 14.30 да була.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International