Нефтьчеләр “Ледок”ны киендерә

2014 елның 28 марты, җомга
“Ледок”ның ир-атлар хоккей комадасы тиздән яңа формаларда уный башлаячак.
Күптән түгел, Әлмәт шәһәрендә “Татнефть” һәм ТРның хоккей Федерациясе уздырган чарада берничә районга хоккей экипировкалары алуга сертификатлар тапшырылды. Хоккей белән ныклап шөгыльләнүче һәм зур уңышларга ирешүче берничә шәһәр-районга “Татнефть” җитәкчелеге әнә шундый бүләк әзерләгән. Зур бүләккә лаек булган бәхетлеләр арасында Нурлат та бар иде. “Ледок” Спорт сарае директоры Марсель Садыйковка сертификатны “Татнефть” җәмгыяте генераль директоры урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев тапшырды.
– Ир-атлар командасының формаларын яңарту бик кирәк иде, – ди Марсель Садыйков. – Ә сертификатларга ия булуыбызды “Ледок”ның төнге хоккей лигасында уңышлы чыгыш ясавы да зур йогынты ясады. Без анда өченче урын алдык бит.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International