Нурлат урманчыларында язгы мәшәкатьләр

2014 елның 31 марты, дүшәмбе
Нурлат урманчылыгы хезмәткәрләре автоюллар буйлап ял беседкалары куя башлады. Бу эшкә беренчеләрдән булып Мамык участок урманчылыгы хезмәткәрләре алынды. Алар дүшәмбе көнне үз участокларында беседка урнаштырдылар. Юлчылар өчен җәмгысе 6 беседка корылачак (урманчылыклар саны буенча). Берүк вакытта урманчылар янгын куркыныч сезонына да әзерләнә, янгынга каршы химик станцияләрне тикшерәләр, аннан минеральләштерелгән полосаларны яңартуга тотыначаклар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International