Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Нурлат муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Нурлат муниципаль районы hәм шәhәре Башлыгы, Нурлат муниципаль районы hәм шәhәре Советы рәисе
Район тарихы
Шәһәр картасы
Район картасы
Сайт картасы
Илкүләм проектлар
Җирле идарә органнары
Сайтка ярдәм
Бәйрәмнәр
Авыл җирлекләре
Символика
Территориаль планлаштыру
Районның инвестицион паспорты
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Тематик бүлекләр
Муниципаль заказ
Коррупциягә каршы көрәш
Ситуацион үзәк
Кадрлар сәясәте
Эшчәнлек
Кулланучыларның хокукларын яклау
Комиссияләр
Муниципаль контроль
Сыйфатны бәйсез бәяләү буенча ТР Нурлат муниципаль районы Башкарма комитеты каршындагы Иҗтимагый Совет
Иҗтимагый совет
Тикшерүләр планы һәм нәтиҗәләре
Социаль эшкуарларга һәм социаль юнәлешле коммерциягә карамаган оешмаларга ярдәм
Программа, проект, конкурслар
Район хезмәт күрсәтү оешмалары
Электрон хезмәтләр
Сайт архивы
Профсоюз тормышы
Документлар
Нурлат муниципаль районында хәрби исәпкә алу
Район һәм авыл җирлекләре муниципаль милке объектлары турында мәгълүмат
Бюджет үтәлеше
Комиссияләр, оешмалар
Җирле үзидарә органнарының муниципаль хокукый актлары
Сайлаулар уздыру өчен бермандатлы сайлау округлары схемасын раслау турында
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Шәхси мәгълүматлар
Җирле үзидарә органнарының мәгълүмат бирү тәртибе
Саклау зоналары буенча карарлар
«Нурлат шәһәре» муниципаль берәмлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре
Район авыл җирлекләренең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре
Җәмәгать тыңлаулары
Хезмәткәрләрнең саны һәм хезмәт өчен түләү турында белешмәләр
Шартнамә
Типик этика кодексы
Район һәм шәһәр уставлары
Муниципаль-хосусый партнерлык
Гадәттән тыш хәлләр буенча карарлар
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Видеогаллерея
Нурлат шәһәре һәм Нурлат районы "Дуслык" газетасы
Нурлат ТВ
ММЧ өчен мәгълүмат
Гражданнарның мөрәҗәгатьләре
Интернет кабул итү
Мөрәҗәгать итү тәртибе һәм кабул итү сәгатьләре
Еш бирелә торган сораулар
Түләүсез юридик ярдәм
Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне
Мөрәҗәгатьләр анализы
Гражданнарның мөрәҗәгатьләренә күзәтү
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау буенча эш тәртибен җайга сала торган норматив хокукый актлар
Мөрәҗәгать, гаризаларның билгеләнгән формасы
Элемтә өчен мәгълүмат
Муниципаль районнар
Нурлат муниципаль районы
Каршы алыгыз, ГТО кайта!
2014 елның 28 марты, җомга
Россия Президенты Владимир Путин бу атнада ГТО физкультура комплексын яңадан гамәлгә кертү турындагы Указ чыгарды. Нурлатлылар ГТО нормаларын кире кайтару хәбәрен ничек кабул итәләр, бу программадан ниләр көтәргә була – бүгенге сораштыруыбыз шул хакта.
Фәнил Гайнуллин, балалар-үсмерләр спорт мәктәбе директоры:
– Күптән кирәк иде. Заманында ГТО нормаларын үзебез дә тапшырдык, имтихан шикелле үк ныклап әзерләнә идек. Дөрес, безнең спорт мәктәбендә тестлаштыру һәр елны уздырыла, һәм ул нәкъ ГТО сыман инде. Әлеге тестлаштыру нәтиҗәләре бенча спортчы-укучының да, укытучы-тренерның да эш нәтиҗәсенә бәя бирергә була. Иң мөһиме, ГТО кертелү яшь буынның сәламәтлегенә уңай йогынты ясар дип ышанам.
Хәлим Сафиуллин, Фома мәктәбе директоры:
– Бүгенге заманда бик кирәкле карар. Чөнки ниндидер мәҗбүри норматив кертү укучыларда спортка карашны да, аларның җаваплылыгын да арттырырга тиеш. Сер түгел, бүген физкультурага йөргәнче медицина белешмәләре алып, бу дәресләрдән азат булуны хуп күрүче укучылар да җитәрлек. ГТО кертелсә, андыйлар кимер иде димен. Заманында бу нормаларны үзебез дә тапшырдык. Физкультура укытучыбыз Исламгәрәй Габбасович таләпчән кеше иде, кыскасы, ул чорда беребез дә ГТО тапшырмыйча калмады.
Алена Булатова. Егоркино авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары:
– Бик кызыклы яңалык бу. Яшьләрдә максатчанлык, җаваплылык кебек сыйфатларны ныгытыр иде ул. Безнең заманда ГТО нормалары тапшыру кызыклы уза иде. Хәер, ул чорда физкультура дәресләре дә күбрәк укытылды бит. Мәрхүм абыем Алексей да спортка мөкиббән иде, ул спорт мастерлыгына кандидат дәрәҗәсенә кадәр җитте. ГТОдан соң, пионер, комсомол оешмаларын да кире кайтармаслармы икән? Югыйсә, күпчелек яшьләрнең кыйбласы юк, һәм моның өчен безгә нәкъ әнә шундый көчле идеологик мак-сатлары булган оешмалар җитми, минемчә.
Айдар Әндаров, гимназия укучысы, районның танылган яшь чаңгычысы:
– ГТО турында әти-әни, өлкәннәрдән ишетеп кенә беләм. Әмма моның ни икәнлеген бик яхшы аңлыйм, телевизордан да ишеттем, Интернеттан да кызыксындым. Минемчә, ГТО нормалары тапшыру безнең, ягъни яшьләр өчен яхшы стимул булачак. Спорт белән шөгыльләнүче буларак, бу нормаларның файдалылыгын үземчә күрәм: берничә спорт төреннән норматив тапшыру универсаль спортчы булу дигән сүз бит инде ул. ГТОга җитди карап, аны әйбәт тапшыручылар моның файдасын армия хезмәтен узганда да тоярлар дип уйлыйм. Үземә килгәндә, бүген үк ГТО тапшырырга әзермен.
Бөтенроссия физкультура-сәламәтләндерү комплексының нигезләмәсе быелның 15 июненә кадәр расланырга тиеш. Ә ГТО комплексы быелның 1 сентябреннән гамәлгә керәчәк. Аның нәтиҗәләре вузларга кабул иткәндә дә исәпкә алыначак.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
14
апрель, 2026 ел
2026 елның 15 апреленә Нурлат районы территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуның оператив көндәлек фаразы
Чәршәмбе, 15 апрельдә, Нурлатта һава торышы аязучан болытлы булачак
Нурлат боксчылары Отрадныйда СВО катнашкан сугышчылар истәлегенә уздырылган турнирда өч медаль яулады
Виктор Мякишев исемендәге клубта шөгыльләнүчеләр Самара өлкәсендә узган ярышларда уңышлы чыгыш ясады
Быел Татарстан урманнарында янгын куркынычы сезоны 15 апрельдән башлана
2026 елда Татарстан урманнарында янгын куркынычы сезоны рәсми рәвештә 15 апрельдән ачылачак
Торак тирәсендә янучан материалларны җыештыру: янгыннарны профилактикалау кагыйдәләре
Янучан материалларны даими җыештыру - йортның янгын куркынычсызлыгы нигезе
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз