Нурлат хоккейчылары Идел буенда икенче урында

2014 елның 29 марты, шимбә
Кичә, 28 мартта Нурлатның “Ледок” Спорт сараенда 2002 елгы үсмерләр арасында хоккей буенча Идел буе Кубогы турниры төгәлләнде. 
Турнир атна дәвамына сузылды, һәм анда Киров, Казан, Нурлат, Ижевск, Түбән Новгород өлкәсенең Саров, Павлово шәһәрләре көч сынашты. 
28 мартта исә финал уеннары узды. Иң элек 3-4нче урыннар өчен булган матчта “Ижсталь” (Ижевск) белән “Вятка” (Киров”) командалары очрашты, һәм ижаулылар 4:2 исәбенә отып, өченче булдылар. Финалда исә “Ледок” (Нурлат) һәм “Волна” (Казан) алышты. Бик киеренке барган уенда 4:2 исәбенә Татарстан башкаласы хоккейчылары җиңде һәм Идел буе Кубогына ия булды. Бүләкләү тантанасында исә шәхси номинацияләрдә осталык күрсәткәннәрне дә билгеләп үттеләр. “Ледок” һөҗүмчесе Илья Кузнецов иң яхшы бомбардир булып танылды. Боз сараендагы матур традиция буенча, барлык командаларга да турнирның иганәчесе, “Ледок” директоры Марсель Садыйковтан зур тортлар тапшырылды. Яшь хоккейчыларны Нурлат муниципаль районы башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Әнәс Нәбиуллин да котлады.
 Исегезгә төшерәбез, “Ледок” командасы турнирның төркем этабын беренче урында төгәлләде, һәм анда нурлатлылар нәкъ менә “Волна”ны да буллитлар буенча отканнар иде. Бераз моңсурак булса да, Александр Елагин егетләренә күңелсезләнергә кирәкми, дип саный ярышларның баш хөкемдары, РФ Хоккей федерациясенең Идел буендагы вәкиле, бөтенроссия һәм халыкара категорияле хөкемдар Валерий Бокарев, чөнки биредә Идел буе төбәкләреннән иң көчле командалар чыгыш ясады, һәм бу турнирда призлы урыннарның һәркайсы кадерле, ди ул. Чыннан да, халкы кырык меңнәр тирәсе генә булган Нурлатның миллионлы шәһәрләргә, төрле республика-өлкәләр башкаларына лаеклы каршы тора алуын мактап телгә алу кирәктер. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International