ЯҢАЛЫКЛАР


5
апрель, 2014 ел
шимбә
Бүген, 5 апрель көнне, “Бердәм Россия” көне кысаларында үткән “Политзавод-2014” яшьләр форумында әлеге яңалыклар хәбәр ителде. 
Гимназиядә бәйрәм рухы хөкем сөрде, кунакларны көткәндә укучылар үзләренең иҗатлары белән уртаклаштылар.
Партия активы – Нурлат җирле бүлекчәсенең башлангыч бүлекчәләре секретарьлары, авыл җирлекләре башлыклары белән очрашуны Нурлат муниципаль районы башлыгы, “Бердәм Россия” партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсе секретаре Равил Кузюров ачып җибәрде һәм әле генә башланган масштаблы чараның файдалы һәм нәтиҗәле үтүен теләде.
Хәзерге вакытта “Бердәм Россия көне” акциясе кысаларында Нурлатның төрле мәйданчыкларында очрашулар дәвам итә. Анда ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан төбәк бүлеге секретаре урынбасары Римма Ратникова, ТР юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов, партиянең төбәк бүлеге сәяси советы әгъзасы Геннадий Глушков, Нурлат районы башлыгы, партиянең Нурлат җирле бүлекчәсе секретаре Равил Кузюров катнашалар.
 “Бердәм Россия көне” акциясе кысаларында халыкка коммуналь хезмәтләр күрсәтү һәм төзекләндерү  оешма – предприятиеләре җитәкчеләре белән очрашу шәһәрнең 9нчы урта мәктәбенең актлар залында бара.
Бүген Нурлатта “Бердәм Россия” көне бара.”Бердәм Россия” партиясе Татарстан төбәк бүлегенең  бу проекты  район халкы белән якыннан аралашу аша аның   кәефе, яшәү һәм эшләү шартлары турында белешү, кичектергесез проблемаларын хәл итүдә комплекслы чаралар һәм гамәлләрне эшкә җигүне максат итә.

4
апрель, 2014 ел
җомга
Бүген, 4 апрельдә Яңа Иглайда Нәүрүз бәйрәме уңаеннан көрәш бәйгесе узды.
Әлеге ярышларга күрше Чирмешән, Аксубай, Әлки районнарыннан да көрәшчеләр җыелган иде. Нурлат өчен исә балалар-үсмерләр спорт мәктәбе һәм аның Югары Нурлат, Түбән Нурлат, Иглай, Чулпан-Елаур филиаллары шәкертләре бил алышты.
Бүген, 4 апрельдә Нурлат районы һәм шәһәре башлыгы Равил Кузюров шәһәрдәге кайбер объектларда булып, аларның эше белән танышты. 
Иң беренчеләрдән булып ул элеккеге азык комбинатына булды һәм аның хуҗасы белән аны торгызу юллары хакында сөйләште.
Бүген районнан 60 кешелек дини делегациясе Болгардагы  Ак мәчеттә җомга намазы укыячак.

3
апрель, 2014 ел
пәнҗешәмбе
9 апрельдә 19 сәгатьтә Нурлат шәһәре мәдәният йортында танылган җырчы, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Разия Гайнуллинаның мәдәнияткә хезмәт итүенең 45 еллыгына багышланган иҗат кичәсе була.
Кичә, 2 апрельдә,  районның барлык хуҗалыкларында  техниканың язгы чәчүгә әзерлеге тикшерелде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International