Нурлатта хуҗалыкларның язгы чәчүгә әзерлеге тикшерелде

2014 елның 3 апреле, пәнҗешәмбе
Кичә, 2 апрельдә,  районның барлык хуҗалыкларында  техниканың язгы чәчүгә әзерлеге тикшерелде. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының инженер-техник тәэмин итү бүлеге белгече Ян Клетенков җитәкчелегендә махсус комиссия әзерлекне 40 баллы система буенча бәяләде. Нәтиҗәдә, иң зур баллны “АгроРазвитие”леләр алды – 39, икенче урында 38 балл белән “Южная” агрофирмасы. Калган хуҗалыкларның әзерлеге 37 балл белән бәяләнде, дип хәбәр итәләр районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International