Нурлатта “Бердәм Россия” көннәре оешкан төстә башланып китте

2014 елның 5 апреле, шимбә
Бүген Нурлатта “Бердәм Россия” көне бара.”Бердәм Россия” партиясе Татарстан төбәк бүлегенең  бу проекты  район халкы белән якыннан аралашу аша аның   кәефе, яшәү һәм эшләү шартлары турында белешү, кичектергесез проблемаларын хәл итүдә комплекслы чаралар һәм гамәлләрне эшкә җигүне максат итә. Әлеге максатны тормышка ашыруга ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан төбәк бүлеге секретаре урынбасары Римма Ратникова җитәкчелегендә “Бердәм Россия” партиясе лидерлары, РФ Дәүләт Думасы һәм ТР Дәүләт Советы депутатлары, республика министрлыклары һәм ведомстволары белгечләре командасы килде. Иртәнге 10нан шәһәр Мәдәният сараенда җанлылык башланды. 10нан 10.30га кадәр чараны үткәрүдә җаваплылар белән оештыру җыелышы булып алды. Бу арада аерым мәйданчыкларда эш җәелдерелде. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International