"Бердәм Россия" көне нурлатлыларны җыйды

2014 елның 5 апреле, шимбә
Хәзерге вакытта “Бердәм Россия көне” акциясе кысаларында Нурлатның төрле мәйданчыкларында очрашулар дәвам итә. Анда ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан төбәк бүлеге секретаре урынбасары Римма Ратникова, ТР юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов, партиянең төбәк бүлеге сәяси советы әгъзасы Геннадий Глушков, Нурлат районы башлыгы, партиянең Нурлат җирле бүлекчәсе секретаре Равил Кузюров катнашалар.
Бу вакытка шәһәр Мәдәният сараенда проектны уздыруны оештыручылар белән юнәлешләрне билгеләүче киңәшмә үтте инде. Хәзерге минутларда кече залда партия активы – Нурлат җирле бүлекчәсенең башлангыч бүлекчәләре секретарьлары һәм партия активистлары, авыл җирлекләре башлыклары, ә зур залда җәмәгать оешмалары Советлары белән очрашулар бара. Аерым кабинетта “Бердәм Россия” партиясе рәисе Дмитрий Медведевның Төбәктәге җәмәгать кабул итүе җитәкчесе Василий Логинов гражданнарны кабул итә. Очрашуга килгәннәр биредә үк үз сорауларын шәһәр башкарма комитеты, теркәү палатасы, җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы, социаль яклау идарәсе, мәшгульлек үзәге, Пенсия фонды, мәгариф бүлеге, салым инспекциясе, нотариуслар, райбашкарма комитетының торак бүлеге кебек төрле службалар һәм ведомстволар җитәкчеләренә дә бирә алды. “Рош Диагностика Рус” компаниясе вәкилләре ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге башкарма комитеты белән берлектә, партиянең “Диабетка каршы көрәкштә берләшик” төбәк проекты кысаларында, теләкләре булганнарның бушлай кандагы шикәр микъдарын  да үлчәделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International