Нурлатта май аенда стадион ачылачак, ә бер елдан бездә ЗАГС булачак

2014 елның 5 апреле, шимбә
Бүген, 5 апрель көнне, “Бердәм Россия” көне кысаларында үткән “Политзавод-2014” яшьләр форумында әлеге яңалыклар хәбәр ителде. 
Гимназиядә бәйрәм рухы хөкем сөрде, кунакларны көткәндә укучылар үзләренең иҗатлары белән уртаклаштылар. Биредә үзешчән сәнгать номерлары да, үзләре төшергән видеороликлар да бар иде.  Аларда  яңгыраган игелек, ватанпәрвәрлек һәм туган якны ярату темалары яшьләр форумы кысаларында алып барылган төп сөйләшүгә аваздаш иде. Нурлат яшьләре белән очрашуга ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Рөстәм Гарифуллин һәм “Яшьләр гаваридиясе”нең төбәк штабы җитәкчесе Ксения Владимирова килгәннәр иде. 
Рөстәм Маратович республикада яшьләр сәясәтенең төп юнәлешләре турында бәян итте. Ул бездә 980 мең яшь кеше яши, һәм бу зур актив социаль төркем, дип билгеләп үтте. Уңышлы тормышка ашырылып килүче яшьләр программалары, проектлары белән янәшәдә сизелерлек проблемалар да бар. Җыелучылар алар турында ачыктан-ачык сөйләштеләр. Залдан: “Нурлатта кайчан ЗАГС булыр?”, “Стадионны кайчан төзеп бетерәчәкләр?”, “Нурлатлыларның үз ял итү үзәге булачакмы?” кебек сораулар яңгырады. Алдагы икесенә уңай җавап алынды. Стадионның майда тапшырылырга тиешлеге, ә ЗАГСны инде төзи башлаулары һәм киләсе елның июнендә тапшырачаклары ачыкланды. Яшьләр үзәгенә килгәндә, аның төзелешен район башлыгы хупларга тиеш, диде Рөстәм Маратович. ТР Дәүләт Советы каршындагы яшьләр Иҗтимагый Палатасына кандидатлар - Ленар Әһлиуллин белән Владимир Борзовның чыгышлары  форумның төп моменты булды. Алар аудиторияне үз сайлау алды программалары белән таныштырдылар, алар районда яшьләр тормышын яхшыртуга юнәлдерелгән иде. 250ләп район һәм шәһәр яшьләренең яшерен тавыш бирүе нәтиҗәсендә яшьләр лидеры итеп  Ленар Әһлиуллин сайланды, ул көндәшен 68 тавышка узды. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International