Партия лидерлары актвилыкны арттыру турында сөйләштерләр

2014 елның 5 апреле, шимбә
Партия активы – Нурлат җирле бүлекчәсенең башлангыч бүлекчәләре секретарьлары, авыл җирлекләре башлыклары белән очрашуны Нурлат муниципаль районы башлыгы, “Бердәм Россия” партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсе секретаре Равил Кузюров ачып җибәрде һәм әле генә башланган масштаблы чараның файдалы һәм нәтиҗәле үтүен теләде. Аннан сүз ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан төбәк бүлеге секретаре урынбасары Римма Ратниковага бирелде. Римма Атласовна Татарстанның зур сәяси кампанияләр алдында торуын әйтеп, бүгенге сәяси хәлгә бәя бирде. Быелның 14 сентябрендә ТР Дәүләт Советына сайлаулар булачак, һәм ул шуннан соңгы зур сайлаулар циклына юл ача. Сайлаулар шактый катлаулы булырга охшый: бүгеннән республикада 62 сәяси партия теркәлгән, аның 58е сайлауларда катнашу хокукына ия инде. Партияләрнең һәммәсе сайлаулар алдыннан активлыкларын арттырып киләләр. Шуңа да бүген бердәмроссларга да актив эш җәелдерү кирәк булачак. Бүген унөч ел яшәү дәверендә “Бердәм Россия”нең нинди зур сәяси көчкә әверелүен, ул үткәргән колачлы гамәлләрне барлау һәм аны тагы да баету бик мөһим. Партия илдә барган социаль реформаларны үткәрүдә инициатор һәм әйдәп баручы көчкә әверелде, бүген дә ул муниципаль реформаны камилләштерү, коммуналь проблемаларны хәл итү, сугыш еллары балалары, тыл батырлары турында кайгыртучанлык күрсәтү кебек мөһим мәсьәләләр өстендә эшли. Халык аны күрә, хуплый һәм проблемалы сораулары белән дә аларга килә икән, димәк, бу партиягә ышаныч зур. Сөйләшү барышында әлеге ышанычны тагы да ныгыту, алда торган сайлауларга халыкның аңлы рәвештә килүен тәэмин итү юллары турында сүз барды. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International