Төзелеш, капиталь ремонт, коммуналь тармак, төзекләндерү темалары күтәрелде

2014 елның 5 апреле, шимбә
“Бердәм Россия көне” акциясе кысаларында халыкка коммуналь хезмәтләр күрсәтү һәм төзекләндерү  оешма – предприятиеләре җитәкчеләре белән очрашу шәһәрнең 9нчы урта мәктәбенең актлар залында бара. ТР Дәүләт Советының икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек буенча комитет рәисе Марат Галеев һәм аның урынбасары, Дәүләт Советының “Бердәм Россия” фракциясе җитәкчесе урынбасары  Марат Хәйруллин,  ТРның төзелеш, архитектура һәм торак – коммуналь хуҗалыгы министрлыгының торак – коммуналь хуҗалыгы идарәсе начальнигы Илдус Насыров бу көнне нурлатлыларга капиталь ремонт, тузган  торак, “Чиста су” программалары һәм башка көнүзәк мәсьәләләргә кагылышлы сораулар буенча конкрет аңлатмалар бирделәр. Нурлатлылар партия һәм хөкүмәт вәкилләре авызыннан күптәннән борчыган сорауларга җаваплар алдылар, моннан тыш реформаларның барышы белән таныштылар, депутатларның  закон чыгару эшчәнлеге турында мәгълүматларын ишеттеләр. Очрашуда Нурлаттан 100дән артык кеше катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International