Район башлыгы Равил Кузюров объектлар белән танышуын дәвам итә

2014 елның 4 апреле, җомга
Бүген, 4 апрельдә Нурлат районы һәм шәһәре башлыгы Равил Кузюров шәһәрдәге кайбер объектларда булып, аларның эше белән танышты. 
Иң беренчеләрдән булып ул элеккеге азык комбинатына булды һәм аның хуҗасы белән аны торгызу юллары хакында сөйләште. Предприятиедә  эш элеккеге схема буенча дәвам иттереләчәк икән. Биредә дүрт төрле юнәлеш – пряник, токмач, торт, мармелад җитештерү һәм яшелчә, җиләк – җимеш киптерүне җайга салырга ниятлиләр. Җиһазларга заказ бирелгән, тиздән эчке ремонт эшләренә керешәчәкләр. Район башлыгы азык комбинатын торгызуның барлык юлларын, шул исәптән  Икътисад министрлыгы аша Грант алу мөмкинлеген дә карарга тәкъдим итте.
 Алга таба район башлыгы “Здоровье”, һәм “Нурлат сөте” җәмгыятьләрендә производство белән танышты. Биредә эш тулы циклда оештырылган: җитештерү, эшкәртү һәм аны реализацияләү. Мисал өчен, биредә 11 төрдә  сөт – май продукциясе җитештерелә, ул үз сәүдә нокталарында һәм район кибетләрендә сатыла. 
Чираттагы объект “Татнефтедор” җәмгыяте Нурлат автоюллар идарәсенең яңа асфальт заводы белән танышу булды. Заманча югары технологияле завод барлык стандартларга җавап бирерлек сыйфатлы асфальт җитештерүгә көйләнә. Аны җибәрү апрель ахырына билгеләнгән. 
Бу көнне Равил Кузюров Завод урамы, 19, 21нче аварияле йортларда яшәүчеләр белән дә очрашты. 1958 елда төзелгән бу йортлар бик тык тузган хәлдә. Район башлыгы агымдагы елда аларны күчерү буенча конкрет эш алып барылуын хәбәр итте. Авария хәлендәге йортлардан күченүчеләр өчен  Красноармейская урамында ике йорт төзеләчәк. Район башлыгы подрядчылар белән дә очрашты, торак төзелешен сыйфатлы һәм тиз темпларда башкарып чыгарга кушты.
Равил Кузюров белән әлеге объектларда Нурлат муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Әсгать Габдуллин һәм комитетның инфраструктур үсеш бүлеге белгечләре, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Нәгыйм Сафиуллин да булдылар. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International