Районда профилактик айлык башланды

2014 елның 19 августы, сишәмбе
15 августтан  районда традицион “Игътибар - балалар!” профилактик айлыгы старт алды.
- 15 сентябрәгә кадәр барачак акция кысаларында район мәгариф һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә, юлларда шоферлар өчен балалар катнашында юл – транспорт һәлакәтләрен киметүгә корылган чаралар планлаштырылган, - ди ЮХИДИнең пропаганда инспекторы Ринат Мөгайнетдинов. – Август  - яшь юл хәрәкәтендә катнашулар өчен иң куркыныч ай. Статистика бездә яхшы. Шөкер, балалар катнашында транспорт һәлакәтләре теркәлмәде. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International