Коррупция турында видео аша сөйләшү

2014 елның 18 августы, дүшәмбе
Дүшәмбе, 18 августта район башкарма комитеты, хокук саклау һәм муниципаль органнары, район массакүләм-мәгълүмат чаралары вәкиллре коррупция темасына багышланган веидеоконференциядә катнаштылар.
ТР Президенты каршындагы коррупциягә каршы тору Советы утырышында сүз көнкүрештәге коррупция турында барды. Баланы бакчага урнаштыру, БДИ, вузларда сессияләрне тапшыру, ЮХИДИ белән аралашу, армиядә качып йөрү – әлеге һәм башка күп төрле проблемаларны ТР Президенты Рөстәм Миннеханов тамырдан юк киәргә чакырды. Бүген гамәлдә коррупциягә каршы бик күп төрле чаралар бар: электро дәүләти хезмәтләр дә, муниципаль службаларның кулайлыгы да. Күрәсең, болар гына җитеп бетми, ахрысы, һәм җәмгыять коррупциягә каршы көрәшүнең яңа юлларын эзли. 
Утырышның башында барысына да фильм тәкъдим ителде. Анда көнкүрештәге коррупция бар яклап күрсәтелгән. Бер хатын-кыз “ашыгыч ярдәм” табибына акча суза: “Әниемне яхшы хастаханәгә яткырыгыз әле”, – ди. Табиб үз чиратында паспорт  хезмәтенә ришвәт бирә. Киләсе нокта – хәрби комиссариат. Аннан акчалар ЮХИДИ хезмәткәренә китә. Ә ул шул ук акчаны ала да, теге иң беренче хатын-кыз янына килә: “Баламны бакчага алыгыз әле”, – дип сорый. Бу әйләнә шулай төгәлләнә. Әмма мондый әдәпсез әйләнәдән ничек котылырга соң? Мониторинг чарасы буларак республикада бәйсез социаль сораштыру үткәрелә. Һәм бу сораштыру ел саен кешеләрнең әлеге проблемага мөнәсәбәтләренең ни рәвешле үзгәрүен һәм коррупциянең масштабларын күрсәтә. Татарстанда уртача алганда, коррупция 12 процентлап халыкны колачлый. Безнең район коррупция аз чагылганнар арасында. Коррупция уртачадан күбрәк булган районнар да бар. Әмма нурлатлылар мәгариф һәм сәламәтлек саклау өлкәсендәге ришвәтчелеккә кагылышлы “унлыкта” ялтырадылар. 
Коррупциягә каршы көрәшкә иҗтимагый оешмалар да актив кушылды. Мисал өчен, гадәти бер казанлы, ике укучы әнисе Екатерина Матвеева социаль челтәрдә “Мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында акчалар җыю” төркемен булдырган. Һәм ул ярыйсы ук уңышлы эшли. Әлеге ханым әйтүенчә, элек дөреслекне эзләп бик күп кабинет бусагаларын таптыйсы булган. Хәзер мәктәпләр һәм бакчаларда коррупцимон куркынычлылык чиге ата-аналар комитетларына күчте. Бүген акча җыюлар өчен җаваплылык алар өстенә төшәчәк. 
Утырышта ришвәтчелекнең башка шаккатырлык очраклары да яңгырады. Мәсәлән, “алтын” студент яшьләр арасында сессияләрне тулысы белән сатып алу модада икән. Бу республика Президентының бик нык ачуын чыгарды, ул сессияләрне “пакетлап” сатып алып булган вуз ректорларының әлеге вазифаларга хаклары юк, диде. Кайчагында дәүләти һәм муниципаль учреждениеләрдә аларның законсыз хезмәтләре өчен куелган тарифлар да яши. Болар бигрәк тә хәрби комиссариат һәм бала тудыру йортларына кагыла. “Медицина хезмәткәрләре чәчәкләр һәм кәнфитләр генә риза түгел. Өстәвенә, малай туган өчен күбрәк тә сорыйлар әле”, – дип аңлатма бирде Рөстәм Нургалиевич.
Очрашу үткән чордагы хаталар өстендә эшләү белән төгәлләнде. Биш еллап элек нәтиҗәле булган чаралар бүгенгә инде яраклы түгел. Һәм теләсә кайсы коррупцион гамәл өчен дә җитди җаваплылык бар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International