Олы киңәшмә яңа этәргечләр бирә

2014 елның 19 августы, сишәмбе
Узган атнада ТР мәгариф һәм фән министрлыгы хезмәткәрләренең Республика август киңәшмәсендә район башлыгы Равиль Кузюров җитәкчелегендәге делегация катнашып кайтты. 
- Ил башы Рөстәм Миннеханов катнашында узган пленар утырыш бик файдалы булды, - диде район башкарма комитетының мәгариф идарәсе начальнигы Линар Маняпов. – Мәгариф системасы бер бөтен булып эшләргә тиеш. Сөйләшү барышында бу хакта да конкрет әйтелде.  Мәгариф сыйфаты буенча рейтинг ясау безне-мәгариф системасы белгечләрен алга таба тагын да нәтиҗәлерәк эшләргә чакыра. Олы сөйләшүдән соң районда мәгариф проблемаларын  район башлыгы Равил Әфраимович белән уртага салып сөйләштек. Аларны чишү юлларын эзләдек.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International